90 СЕЗОН

Новости

Котлыйбыз!

8 нче апрель Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы узды. Җыелыш вакытында театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов, социаль партнёрлык өчен, ТР Профсоюзлары Федерациясе берлегенең Күкрәк билгесе; профсоюз өлкәсендәге күпъеллык актив эшчәнлеге өчен, директор урынбасары Марсель Рузил улы Шакиров, Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева һәм Харис Хөснетдинов Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, театрыбыз хезмәткәрләре – Зөлфәт Закиров белән Зөлфия Бәшәровага, ТР Мәдәният министрлыгының Күкрәк билгесе; Нияз Тархановка ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәте; Рәмзия Идиятуллина белән Әнәс Мөбәрәкшинга ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук, профсоюз өлкәсендәге күпъеллык нәтиҗәле һәм актив эшчәнлеге өчен, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гайнуллина, Гөлназ Нәүмәтова, театрыбыз хезмәткәрләре Әлфия Вәлиева, Рамил Гарипов, Рәмзия Фатыйхова, Зөлфия Бәшәрова, Наилә Фәйзрахманова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Профсоюз оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!!!