90 СЕЗОН

Новости

«Карурман»: хатын-кызлар тудырган тарих (Автор — Лилия Локманова, Чыганак — «Шәһри Казан»)

Дөресен генә әйткәндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрсәтелгән “Карурман” спектакленә мин бик шикләнеп кенә, җиңелчә генә тамаша карарга әзерләнеп барган идем.

Беренчедән, жанры фэнтези. Безнең милли театрларга бик үк хас нәрсә түгел. Икенчедән, пьесаны хатын-кыз, ягъни Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова язган. Режиссеры да Резеда. Бездә татар драматурглары арасында хатын-кызлар әле яңа гына сәхнәгә чыга башлады бит. Шуңа да җитди әсәр карарга әзер түгел идем.

Бәхеткә, бик ялгышкан булып чыктым. Чөнки спектакльдән алган эмоцияләрне мин, дөресен әйтәм, инде күптән кичергәнем булмады.

Иң элек рәссам эшен билгеләп үтми булмый. Тинчурин театры соңгы арада чыгарылган спектакльләренең барысында да диярлек катлаулы декорацияләргә өстенлек бирә. Мисалга, “Өч аршын җир” спектакле. Анда да массивлы декорация кулланылган иде. Ә “Карурман”да рәссамның фантазиясенә “Сөбханалла!” гына диясе кала. Урман кадәр урманны сурәтләү, алай гына да түгел, тамашачыны агачлар арасында “утырту” хисе тудыру өчен Илшат Вилданов күп тырышкан булса кирәк. Ут куючы рәссам Илшат Сәяхов та аның эшен тагын да тулыландырган. Грим хакында әйтеп тә торасы түгел. Алар искиткеч зур эш башкарган бу спектакль өчен.

Актерлар составына килгәндә, спектакльдә сез Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Гайзуллин белән Гөлназ Нәүбәтованы күрә аласыз. Гөлназ биредә бик үк ачылып бетмәсә дә, акрынлап агулану сәбәпле, үлем хәленә җиткерелгән ыру башлыгы Даян би ролен башкарган Рөстәмнең осталыгы ярылып ята. Абруй ролен башкарган Артем Пискунов белән Ялчынны гәүдәләндергән Зөлфәт Закировка да “Афәрин!” дими булдыра алмыйм. Шулай ук Җәйранны уйнаган Гүзәл Галиуллинага да. Соңгы арада чыккан премьераларда Гүзәл һәм Зөлфәт тандемын еш күрергә була. Шул ук “Өч аршын җир”дә дә алар төп геройларның яшь чакларын уйнаган иде. Биредә дә Зөлфәт-Гүзәл дуэты уңышка ирешер төсле.

Гомумән алганда, спектакльдә геройларны икенче яисә төп рольгә бүлеп тә булмый. Аларның һәркайсы үз урынында һәм мөһим.

“Татар дөньясына беренче фэнтези жанрындагы спектакль шундый зур масштаблар алыр дип һич уйламаган идем. Шәхсән үзем өчен, бу бик кызыклы, чөнки вакыйгаларга “ялгыш кына” килеп керүче образлар юк, һәрберсенең үз тарихы, максаты. Премьерадан кала, спектакльнең гомере озын булсын иде, чөнки ул бик җитди. Кеше театрга ял итәр өчен генә түгел,үз тарихы өчен уйланырга да килсен иде”, — дигән иде спектакльне тәкъдим итәр алдыннан журналистлар белән очрашуда Гүзәл Галиуллина.

Әйе, корсагы авыртканчы көләргә җыенган тамашачы өчен түгел бу спектакль. Ә җитди, аз булса да уйланырга ярата торганнар өчен. Хәер, фикерләү сәләтен “сүндереп”, ял итәргә генә килсәгез дә, актерлар сезне шул дөньяга өстерәп алып кереп, барыбер үз максатларына ирешәчәк.

Спектакльнең эчтәлеген язмыйм. Эчтәлек сөйләргә яратмыйм чөнки. Аннан спектакль караганда аның тәме бетә.

“Әлеге спектакль тарихи әсәргә нигезләнгән, дип әйтә алам. Биредә борынгы тарих салынган. Бөек Биләр вакыты, ырулар, бөек каһиннәр – болар барысы да безнең спектакльдә чагыла.

Шулай ук монда хәзерге замана да, моңарчы булган вакыйгалар да, безгә кадәр яшәгән халыкларның көнкүреше дә чагыла. Миңа калса, «Карурман»ны караган кеше үзенә ниндидер яңалык ачар. Гомумән алганда, спектакль тарихка битараф булмаган кешегә дә, гади тамашачыга да кызык булыр, дип уйлыйм», — дип бәяләгән иде Ялан би ролен башкарган Салават Хәбибуллин “Сәхнә” журналына биргән интервьюда.

«Карурман”ның нәрсә хакында икәнен шуннан да аңларга була. Бер начар ягым бар, мин тамашада канатлы сүзләрне язып барырга яратам.

Мисал өчен: “Сәер ул тарих”, “Кемнең каны чиста хәзер?”, “Кешеләр дөньяны артык катлауландыра”. Менә монысы безнең заман, хәзерге вәзгыятькә бик тә туры килә: “Иң мөһиме үз мәнфәгатьләреңне яклап, өстен чыгу”.

Нәрсә ошамадымы? Сәхнәдә кеше үтерүләре. Берне генә дә түгел хәтта, өчне. Өч мәетнең сәхнә уртасында ятуы, өстәвенә болар барысы да төрле эпизодларда булып, тамашачы күңелен кат-кат тетрәндерүе күңелгә ятмады.

“Өч аршын җир”дә дә Шәмсегаян үлә. Әмма ул спектакльдә бу күренешне матур итеп тасвирлый алганнар иде. Ә “Карурман”да пычак кадап үтерү авыррак кабул ителә. Бәлки киләчәктә режиссер бу урыннарны бераз “йомшартыр”. Анысын вакыт күрсәтер.

“Карурман”ны караргамы дигән сорауга — һичшиксез “әйе” дип җавап бирәм. Уналтыдан узган балаларыгыз белән карасагыз, тагын да әйбәтрәк. Бу үзе бер тормыш мәктәбенә тиң тамаша.

P.S. Хатын-кыз драматург һәм хатын-кыз режиссер куйган спектакль булгангамы, гүзәл затларның гаиләдә дә, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр булдыруда да роле зур икәне ярылып ята. Хәтта тамаша да ыруның язмышы Җәйран кулына күчү белән тәмамлана. Хатын-кызның тормыш, яшәү чыганагы икәнен “Карурман” кабат исбат итә.

Автор — Лилия Локманова;

Чыганак — «Шәһри Казан»

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/karurman-khatyn-kyzlar-tudyrgan-tarikh