90 СЕЗОН

Новости

«Карурман» спектакле үзенчәлекләре хакында (Автор — Гөлназ Вәлиева, Чыганак — «Сәхнә» журналы)

– Салават, «Карурман» спектакле белән таныштырыгыз әле. Тамашачыга премьерадан нәрсә көтәргә?

– «Карурман» спектакленең тарихи үзенчәлекләре хакында авторлардан белешү яхшырак булыр. Әмма әлеге спектакль тарихи әсәргә нигезләнгән, дип әйтә алам. Биредә борынгы тарих салынган. Бөек Биләр вакыты, ырулар, бөек каһиннәр – болар барысы да безнең спектакльдә чагылачак.

Шулай ук монда хәзерге замана да, моңарчы булган вакыйгалар да, безгә кадәр яшәгән халыкларның көнкүреше дә чагыла. Миңа калса, «Карурман»ны караган кеше үзенә ниндидер яңалык ачар. Гомумән алганда, спектакль тарихка битараф булмаган кешегә дә, гади тамашачыга да кызык булыр, дип уйлыйм.

– Аны танылган «Игра Престолов» белән чагыштырып буламы?

– Әлбәттә, сценарийны тәүге тапкыр укыгач, үзебез дә аны «Игра Престолов»ка ошаттык. Шәхсән үзем «Викинги», «Последнее королевство» кинолары белән чагыштырдым. Образлар, санап киткән кинофильмнардан алынган, дип уйларга мөмкин. Әмма нигездә әби-бабаларыбызның тарихы салынган, аны истә тотырга кирәк.

– Үз  героегызга карата мөнәсәбәтегез нинди?

– Әлеге образыма мин бик уңай карыйм, героемны ошатам һәм якын итәм. Дөресен генә әйткәндә, мондый рольне башкару – минем күптәнге хыялым. Ул җиңел образлардан түгел, аның өстендә әле шактый эшлисе бар.

 – Ничек уйлыйсыз, әлеге спектакль аша режиссёр тамашачыга нәрсә җиткерергә тели?

 – Спектакльне караганнан соң, һәрбер тамашачы үз фикерен туплар. «Карурман» төрле буын вәкилләре игътибарын җәлеп итәр, дип уйлыйм.

 – Тамашачыга әйтер сүзегез?

 – Тамашачыларга бер генә үтенечем бар: спетакль дәвамында кесә телефоннарыгызны сүндереп торсагыз иде, зинһар. Социаль челтәрләргә, яки телефон шалтырауына бүленсәгез, спектакльне аңламыйча калу ихтималы бар. Ике сәгать вакытыгызны тулысынча театрга багышлагыз.

 Әлбәттә, барыгызны да «Карурман» премьерасында 12-13 мартта көтеп калабыз. Рәхмәт!

Автор — Гөлназ Вәлиева;

Чыганак — «Сәхнә» журналы
http://sahne.ru/news/zhurnalda-ukygyz/karurman-spektakle-zenchleklre-khakynda