90 СЕЗОН

Новости

Йокысызлык («Сәхнә», автор — Нурфия Йосыпова)

2020 нче елның 16 декабрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шагыйрә Луиза Янсуар һәм режиссёр Резеда Гарипова тарафыннан иҗат ителгән «Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен тәкъдим итте.

Иң беренче нәүбәттә әсәр үзенең жанр формасы белән игътибарны җәлеп итә. Ул тамашачыга лабиринт формасында, иммерсив спектакль форматында тәкъдим ителде һәм, миңа калса, әсәрнең фәлсәфи уйланмасы белән тулысынча туры килә. Сәйдәш белән бәйле тормыш вакыйгаларын сурәтләү авторлар өчен үзмаксат түгел. Бер яктан, спектакль шул вакыйгаларның шәхескә, аның эчке халәтенә, дөньяга карашына тәэсирен ачуны, композиторның эчке дөньясындагы уйлар каршылыгын сурәтләүне алга куя. Икенче яктан, тамашачының үз-үзе белән эчке диалогы, Сәйдәш, ул яшәгән, иҗат иткән дәвер, мохит белән «сөйләшүе», ахыр чиктә дәверләр сөйләшүе кебек кабул ителә. Шуңа да тамашачының хисси дулкында сюжетка катнашып, кушылып китүенә йөз тоткан иммерсив спектакль форматы уңышлы кабул ителә.

Театр бүлмәләре, заллары буйлап сузылган лабиринт юл тамашачыны Сәйдәш язмышындагы иң мөһим, хәлиткеч сәхифәләр, ул яшәгән дәвер, буыннар язмышы буйлап алып китә. Спектакльнең исеме белән бәйләнештә, бу юл Сәйдәшнең йокысызлык, саташу халәте, төшләре кебек тә кабул ителә. Һәр «тукталыш» композитор язмышында хәлиткеч роль уйнаган вакыйгалар яки аларның символик гәүдәләнеше белән очраштыра. Төш сакчылары күзәтүе астында икенче тукталышка бару юлында һәркем үзе, үз хис-кичерешләре белән ялгыз кала, уйлана. Шул рәвешле, тамашачы үзенең хис-тойгылар дөньясы белән спектакльгә «катнашып китә», Сәйдәшне, аның гамәлләрен, кичерешләр дөньясын, ул яшәгән чорны тоярга, ахыр чиктә, үзенең эчке «мин»ен ишетергә омтыла, кеше кадере һәм кадерсезлеге, иҗат кешесенең кыйммәте хакында уйлана. Бу үзе үк спектакльнең күпкатламлы булуын, төрлечә кабул итү, аңлау мөмкинлекләре калдырылуын дәлилли.

Спектакль композиторга багышлап оештырылган күргәзмәдән һәм музей хезмәткәрләренең Салих Сәйдәшев тормышына бәйле вакыйгаларны сөйләвеннән башланып китә. Тамашачы композиторның тормыш юлын, шәхси фаҗигасен тагын бер кат күздән кичерә, булачак композиторның әтисез үсүе, туганнарында тәрбияләнүе, Габдулла Тукай белән очрашуы, Заһидулла Яруллиннан дәресләр алуы хакында мәгълүматлар ала, катлаулы гаилә тарихлары белән таныша, бик иртә, нибары илле дүрт яшендә дөньядан китү сәбәпләрен ишетеп ачына. Ул бай эчтәлекле, автор уйланмасына яраклаштырып эшләнгән, спектакльгә уңышлы кереш кебек кабул ителә, тамашачыны билгеле бер дулкынга «көйли». Әмма мөһим биографик мәгълүматларның рус телендә җиткерелүенә бәйле тамашачыларда сораулар тууын да әйтергә кирәк.

Төш сакчылары озатуында тамашачы беренче залга юл ала һәм аны Артём Пискунов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Айдар Фәтхрахманов, Инсаф Хәләүтдинов (КТУ студенты) йөзендә биш Сәйдәш каршы ала. Спектакль-лабиринтның бу өлеше композиторның төшсыман саташулы халәте кебек уйланылган. Аң агышы алымы ярдәмендә аның эчке дөньясында барган тәртипсез, берберсен алыштырып торган халәтләр тергезелә. Биш Сәйдәш бер-берсен бүлеп, каршы килеп, әңгәмә алып бара. Бу күренештә кышкы буранда ишетелгән кош сайравы отышлы кабул ителә. Бер яктан ул әнисенең Салихны табар алдыннан төшендә сирин куагына кунып, моңлы итеп сайраган сандугач күрүе турындагы истәлекләр белән ассоциацияләшә. Әмма диалоглар дәвамында сандугач сайравының, котырган буран тавышының тормыш давыллары эчендә сайрап яшәгән композитор язмышына, халыкның аңа булган мәхәббәтенә ишарәләве дә аңлашыла.

Икенче күренеш Сәйдәш язмышындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе белән очраштыра. Кечкенә генә, кызгылт лампочкаларның сүрән яктысына уралган бүлмәдә барган бу күренеш Сәйдәшнең иҗатташы, драматург Кәрим Тинчуринны (Илфак Хафизов уйный) югалту вакыйгасын күрсәтә. Тамашачыны күн тужурка киеп, түрдәге агач мичкәдә кызыл шарлар кабартып утыручы ир-ат (Рөстәм Гайзуллин), «исәнмесез» гыйбарәсен даими кабатлап торучы Кәрим, идәндә чәчелеп яткан ноталар җыючы Заһидә Тинчурина (Резедә Сәлахова), пианино янәшәсендәге Сәйдәш, читтә тыныч кына күзәтеп утыручы әби (Ләлә Миңнуллина) каршы ала.

Шушы фонда кызыл лампочкалар, махсус кабартылган, шул ук кабартучы тарафыннан шартлатып барылган кызыл шарлар, дивардагы томан сарган көзге кызыл идеология, буш сәяси хыяллар булып кабул ителә. Күн тужуркалы ир-атның мичкә эченә кертеп урнаштырылуы болай да ябык пространствоны тагын да чикли, әйтерсең лә, ул алга куйган кануннарның да чикләнгән, вакытлы булуына ишарәли. Берберсен тәртипсез алыштырып килгән күренешләр — Заһидә Тинчуринаның (Резедә Сәлахова) исәрләнеп идәндә чәчелеп яткан ноталар җыюы, иңрәп елавы, Кәримнең (Илфак Хафизов) «исәнмесез» гыйбарәсен даими кабатлап торуы, күн тужуркалы иратның (Рөстәм Гайзуллин) мыскыллы көлүе, яңгырап торган шартлау авазлары, Сәйдәшнең пианино тавышы, «Азатлык маршы» — Сәйдәш тормышындагы гына түгел, шул дәвердәге гомуми хаосны күз алдына бастыра. Милләтнең аяныч язмышы турындагы җыр текстының яңгыравы, диалогларга Гаяз образының кертелүе бу фаҗигане милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Шушы фонда ак шәл бөркәнгән әби милләт Анасы, җан сакчысы кебек кабул ителә.

Алдагы күренеш киеренке, экспрессив халәттәге тамашачыны иммерсив спектакльләрдә яратып кулланыла торган баскыч мәйданына күчерә. Баскыч, якты фон, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр башкаруында Салих Сәйдәшев вальслары тамашачыны да якты моң белән сугарылган дулкынга көйли. Күрәсең, иҗат процессының, актив иҗат эше белән шөгыльләнгән елларның композитор тормышында якты мизгелләр булуы ассызыклана. Бу күренеш, икенче күренеш кебек үк, хис-кичерешләр бирелеше ягыннан көчле.

Алдагы тукталыш Сәйдәшнең мәхәббәт тарихларына кагылышлы интервьюларны яктырта, шуларга бәйле шәхес фаҗигасен ача. Шушы фонда Валентина Мухина, Сафия Алпарова, Асия Казакова исемнәре яңгырый. Әмма журналист кызның (Айсылу Мөсәлләмова уйный) уены артык вульгар булып тоела, каршылыклы тойгылар уята, аның башына куелган зур чокыр да артык кебек, һәрхәлдә, уен барышында аның әһәмияте ачылып җитми.

Сәхнәдә куелган чираттагы күренеш Сәйдәшнең беренче хатыны Валентинага (Лилия Камалиева уйный) багышлана. Караңгы фондагы аклык, әйләнеп торган сәхнәдәге бию элементлары, сәхнә артыннан ишетелгән шигырь юллары бу мәхәббәт тарихының Сәйдәш өчен олы бәхет һәм мәңгелек сагыш, илһам чыганагы булуын ассызыклый. Карап утырган һәр кешегә мизгел эчендә үткән бәхетле көннәрнең кеше яшәешендәге иң мөһим терәк, яшәү мәгънәсе булуын төшендерә.

Чираттагы күренеш С.Сәйдәшев тормышындагы тагын бер фаҗигале сәхифә — композиторның эштән куылу еллары белән очраштыра. Бүлмә уртасында идәндә авып яткан ярымҗимерек буфет-шкаф, ялгыз патефон җимерек язмышка ишарәли. Шушы фонда тамашачы композиторны үзешчәнлектә гаепләүләр хакында ишетә, бердәнбер бәхетне иҗат эшендә күргән композитор өчен чын мәгънәсендә кара көннәр башлана. Күренештә НКВД вәкиленең катнашуы аның сәбәпләрен аермачык итеп сурәтли. Әмма бу өлештә диалогларның күбрәк булуын да әйтми булмый.

Тамаша залында куелган чираттагы күренеш әлеге вакыйгаларның нәтиҗәләре белән таныштыра башлый, «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» язулы афишаларны алып атып, спектакль исеме урынына номер язылган яңаларын элү шул хакта сөйли. Бу вакыйгаларның «Әдрән диңгез» җыры астында башкарылуы әрнү тойгысын тагын да көчәйтә. Миңа калса, бу җырның сайлап алынуы да очраклы түгел. Җыр текстындагы җанга дәва, көрәш дәрте, бөркеткә шифа биргән диңгез С.Сәйдәшев язмышында шундый ук роль уйнаган иҗатка ишарәли, тагын бер кат иҗатның Сәйдәш тормышында хәлиткеч зур урын тотуын ассы зыклый. Музыка аһәңнәре исә иҗаттан аерылырга мәҗбүр ителгән Сәйдәшнең кичерешләрен бөтен тулылыгында ачарга ярдәм итә.

Спектакль түренә ак пиджак кабартып куелган залда тәмамлана. Ул тамашаның башында ук сөйләнелгән вакыйгаларга — Сәйдәшнең театр ишеге төбенә килеп басарга мәҗбүр булган чорларына, вафат булган көннәренә китереп җиткерә. Шулай итеп, үзенчәлекле түгәрәк хасил була, юл ябыла. Ак пиджак капма-каршы мәгънәләрне үзенә җыя алган көчле символик мәгънәгә ия. Вакыйгаларга бәйле төстә ул гаепләүләрнең махсус күпертелүенә дә ишарә ясый сыман, шул ук вакытта Сәйдәшнең күңел аклыгы булып та аңлашыла, татар халкы тормышында Сәйдәшнең бөеклеге, олылыгы кебек тә кабул ителә.

Беренче карашка, профессиональ композиторга багышланган спектакль традицион жанрда булырга тиеш кебек. Әмма тамаша ахырына яңа форматның отышлы булуына төшенәсең, нәкъ шушы форматка хас күренешләр, алымнар, уен һәм тамашачы арасында чикләрнең җуелуы һәркемнең Сәйдәш фаҗигасен үз фаҗигасе, үз милләтенең фаҗигасе дәрәҗәсендә кабул итүенә этәрә. Биредә алган хис-кичерешләр дулкыны сүнмисүрелми, кайта-кайта уйланырга, яңа катламнар, мәгънәләр эзләүгә этәрә. Спектакльнең уңышы да шунда.

Автор — Нурфия Йосыпова;

Чыганак — «Сәхнә» журналы, №2, 2021,

http://sahne.ru/news/zhurnalda-ukygyz/yokysyzlyk