90 СЕЗОН

Новости

Ирек Хафизов: “Гыйбрәтле язмышларны күрсәтеп торырга кирәк” («Шәһри Казан», автор — Люция Хәбибуллина)

«Әгәр дә дан-шөһрәт яисә акча тәкъдим итсәләр, кайсын сайлар идегез?» дигән сорауга Ирек Хафизов дан-шөһрәт белән генә ерак китеп булмый, ди.

Әгәр спектакльдән соң, тамашачы көчле алкышларга күмә икән, артист өчен аннан да зур шатлык юктыр ул. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссер Илгиз Зәйни тарафыннан куелган “Өч аршин җир” спектаклендә Мирвәли ролендә уйнаган Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та әнә шундый күңелле мизгелләр кичергәндер.

Әлеге образда гына түгел, башка спектакльләрдә дә Ирекнең уены үзенең табигыйлеге белән аерылып тора. Аның рольләре арасында ир затларыбызга өлге булырдай намуслы, ихлас күңеллеләре дә нәфрәт уятырдай кырыс холыклылары да бар. Кайсы гына образда булмасын, ул аларга җан җылысын салып, үз йөрәге аша үткәреп гәүдәләндерә.

 − Ирек, курсташларыгыз белән бергә театрга 20 елдан артык хезмәт итсәгез дә, мактаулы исемне берничә ел элек кенә алдыгыз. Сез күптән инде халык мәхәббәтен яуларга өлгердегез. Бигрәк тә фильмнар аша танылдыгыз, дисәм дә ялгыш булмас. Кайсы фильм тамашачыга танытты, дип уйлыйсыз? 
− Рабит Батулла әсәре буенча Фәрит Дәүләтшин төшергән “Бичаракай” фильмы аша танылдым, дип уйлыйм. Аңа кадәр “Язмышлардан узмыш юк” фильмында катнашкан идем. Артистны күбрәк телевидение аша таныйлар. Нинди генә рольләр башкарсаң да, театрда ул кадәр танылып булмый.

− Сәхнәдә никадәр кеше язмышларын уйныйсыз. Арада сокландырганнары да, куркытканнары да бардыр. 
− Һәр рольгә алынганда башта куркып алынасың. Һәр тудырган образ безгә якын, чөнки аны үз күңелең аша үткәреп уйныйсың. Әгәр аны үз йөрәгең аша үткәреп уйнамыйсың икән, берничек тә халыкка җиткереп булмый. Халык ничек уйнаганны күрә. Рольләрнең һәркайсы якын. Театрга килгәч тә, Хәй Вахитның “Туй алдыннан” спектаклендә Наил ролен биргәннәр иде. Аннары шул ук спектакльдә Рафаэль ролендә әлегә кадәр уйныйм. Тискәре булганга, аны тамашачы бик яратып бетерми.“Кураж ана һәм аның балалары”нда кеше үтереп йөрүче офицерны уйнадым. Исерек кеше язмышларын да уйнарга туры килә. Тискәре рольне уйнар алдыннан: “Тормышта Ходай үземә күрсәтмәсен”, – дип телисең. Андый гыйбрәтле язмышлар кабатланмасын иде, дип күрсәтеп торырга кирәк.

− Тамашачы яратып карый торган “Мәхәббәт чишмәсе” (Исламия Мәхмүтова) спектаклендә дә озак еллар яшь егетләрне уйнадыгыз. Тагын шундый үзегез уйнаган озын гомерле спектакльләрегез булдымы?
− Без аны гаилә корып, улыбыз туган елларда уйный башлаган идек. Аннары яшебез дә 50гә таба бара, андагы рольләргә туры килмибез, дип анда уйнамаска булдык. Театрга килгәч тә, “Али баба һәм кырык карак”та Али бабаны уйный башлаган идем. 22 ел буе репертуардан төшми. Никадәр бала шушы спектакльне карап үсте?!

− Тора-бара рольләрегезгә карата мөнәсәбәтегез үзгәрәме? 
− Сүз дә юк, аларны кабат караганда: “Их, бу урынны башкачарак эшлисе калган икән. Күреп бетермәгәнмен”, – дип борчылып аласың. Артист беркайчан да үз эшеннән канәгать булмый.

− Бүген театрыгызда кайсы авторның классик әсәре куелуын теләр идегез һәм анда үзегезне кайсы рольдә күрәсегез килә? 

− Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” әсәре буенча спектакль безнең сәхнәдә куелса иде, дигән теләк чынга ашты. Роле дә үзем теләгәне булып чыкты. Мин анда өлкән Мирвәли роленә бик теләп алындым..

− Хатының Гөлчәчәк белән бергә уйнавыгызны тамашачы яратып кабул итте. Моңа кадәр аның белән партнерлар булып уйнарга туры килдеме? 
− Моңа кадәр бергә уйнарга туры килмәсә дә, быел Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нәзер” спектаклендә бергә уйныйбыз. Әлеге “Өч аршин җир”дә ул − хатыным Шәмсегаян ролендә.

− Тамашачы Ирек Хафизовны тагын нинди фильмнарда күрә алачак?
− Без быел җәен Татарстан белән Үзбәкстан проектлары нигезендә, “Сөмбел” дигән фильм төшердек. Анда күмәк күренешләрдә уйныйм һәм продюссер буларак та катнашам. Тиздән Илдар Ягъфәров Мансур Гыйләҗев әсәре буенча “Исәнме сез!” фильмын төшерергә җыена. Аңа да чакырдылар. Без бит әле “Шаян ТВ” каналында балалар өчен мультфильмнар да тавышландырабыз.

− Соңгы вакытта үзегезне алып баручы буларак та күрәбез.
− Тәкъдим булганда анысына да алынам. Вакыт табып, барысына да өлгерергә тырышам, әмма кайвакыт кире каккан чаклар да була.

− Ирек, хыялланып та алыйк әле. Әгәр дә дан-шөһрәт яисә акча тәкъдим итсәләр, кайсын сайлар идегез? 
− Бүген дан-шөһрәт белән генә әллә кая китеп булмый. Кесәңдә акча булу кирәк, дип уйлыйм.

− Сез гаиләдә өч улыгызга үрнәк әти дә бит әле. Алар кайларда белем ала? Нинди киңәшләр бирәсез үзләренә? 
− Олы улыбыз Ранис КФУның финанс-икътисад факультетын тәмамлады. Уртанчыбыз Ислам да шунда укый. Сәйдәш 5нче сыйныфта белем ала. Аларга һәрвакыт тырыш, төүфыйклы булырга кушам. Иң мөһиме – яхшы кеше булсыннар.

Автор — Люция Хәбибуллина;

Чыганак — «Шәһри Казан», http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/irek-khafizov-gyybrtle-yazmyshlarny-krstep-toryrga-kirk

Дата: 6 декабрь, 2019 ел