Новости

Илгизәр Хәсәнов: «Авырлыклар аша ачылган роль иң кадерлесе» (автор — Гөлинә Гыймадова, «Ватаным Татарстан»)

Сәхнәгә чыга да дөньясын оныта. Бер-ике сүз әйтеп тә үзенә карата. Ләкин беркайчан да, менә мин ул, күрегез, дип кеше күзенә кермәс, киресенчә, күләгәдәрәк калырга тырышкан артистлар бар. Шундый сирәкләрнең берсе – Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов. Ул да адашы кебек үк рәсемнәр ясый, әмма җаны-тәне театрга береккән. Без аның аша артист тормышы үзенчәлекләре белән таныштык.

– Илгизәр абый, артист өчен кирәкле төп сыйфатларны барлыйк әле.

– Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов бу сорауга болай җавап бирер иде: «Менә хәзер урамга чыгып, бер кыз белән бер егетне туктатып, артист булырга телисеңме, дип сорыйм. Шуның берсе телим, дип әйтә икән, ул артист булачак». Чөнки  безнең профессиядә 10 процент талантка 90 процент тырышлык кирәк. Эшеңне тормыш рәвешең дип кабул итү, эзләнү, үз өстеңдә эшләү – төп сыйфатлар шушыдыр. Әлбәттә, яшьләргә хәзер таләпләр зуррак. Җырлый белсә, берәр уен коралында уйнаса, аларның гел рольле булып тору мөмкинлеге зуррак.

– Татар телен камил белү таләбе дә бардыр…

– Татар театрында эшлисе килгән кеше телне төзәтә ала. Балаларны укыткач, мин андый җитешсезлекне күп күрдем.  Күбесе катнаш гаиләдән була, татарчалары бик начар, я бөтенләй юк. Шигырьләр, хикәяләр сөйләтә-сөйләтә, телләре ачыла. Театр дөньясында да андый үрнәкләр бар.

– Сәхнә юлыгыз шома гына бармагандыр…

– Беренче ролем «Кырларым-тугайларым» спектаклендә ике җөмлә әйткән колхоз председателе малае булды. Ул һәр профессиядә үзеңнең сәләтеңне күрсәтергә, үз урыныңны табар өчен тир түгәргә кирәктер. Авырлыгына да, җиңеллекләренә дә рәхмәтле булу да кирәк. Миңа авыр булды дип әйтү дә килешмәс. Театрда ул елларда ир-атлар азрак иде. Шуңа баштан ук яшь егетләрне уйнадым, рольләрем гел булып торды. Аннан, мине бик тырыш артист дип тә белделәр. Тырышлык кемгә дә ошый, күрәсең, режиссер сәләтемне дә бәяләгәндер… Мин театрда укуны тәмамлаганнан соң да эшли башламадым. Башта армиядә хезмәт итеп кайттым. Эшли башлагач катнашкан бер спектакльдә миңа институт белеме алырга насыйп булды. Әлеге белемне миңа режиссер Фатин Фәрхуллин бирде. Ул үзе дә Ленинградның ГИТИСын тәмамлаган белгеч. Фатин, Тинчурин театрында Юджин О’Нилның «Любовь под вязами» әсәрен сәхнәләштерергә булды. Мин анда төп рольләрнең берсен – Ибен Кэботны уйнадым. Әлеге роль театр турындагы күзаллавымны үзгәртте, яңа алым-ысулларга өйрәтте. Яшь чак бит, сәхнәдә  беренче урында сүз сөйләү дип уйлаган вакытлар. Фатин гәүдә хәрәкәте, партнерыңны тоемлау, сүз төбендә ни ятканын аңлау кебек якларны ачты. Гади спектакль булмады ул. Анда катнашкан һәр кеше үзен яңа яктан ачкандыр, миңа калса. Аннан соң куелган спектакльләрдә дә башкачарак уйный башладым. Бәлкем хәзер алай түгелдер, яшьләр баштан ук талант булып киләләрдер (көлә). Мин спектакльләрне мәктәп кебегрәк кабул итә идем.


– Артист бәхете режиссердан дип тикмәгә генә әйтмиләр…

– Фатин белән эшләгәндә мин үземне ачтым. Аннары, 1989 елда театрга Дамир Сираҗиев килде. Ул мине күбрәк комедияләрдә күрде. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклен генә алсак та, анда бернинди декорация файдаланылмады, образлар эзләнеп, тир түгеп табылды. Режиссер юнәлешен генә биреп торды. Үзеңне эзләү юнәлешен безнең белән Фатин башлаган иде инде, Дамир дәвам итте. Аннары театрга Рәшит Заһидуллин килде. Ул инде рольләрне яудырып кына торды. Елына икешәр премьерада катнашырга туры килде. Өч тә булгалады. Талантлы режиссер. Эчеңдә ятканны образга кушу, үзең кичергәннәреңне кушып уйнау – болар бар да булды.

– Иң авыр роль дип кайсын атар идегез?

– Репетиция вакытында, үз юлыңны тапмаганда авыр була. Авырлык аша бирелгән роль кадерлесенә әйләнә. Әмма иң кадерлесе дип берсен генә дә аерып әйтеп булмый. Әнә ул син өйрәнгән рольләр зур өем булып өелеп тора. Азрак киметим дип, кайберләренең кәгазьләрен ташларга дип ничә мәртәбә җыендым. Кулга алам да, ачып укый башлыйм, хатирәләр яңара, шушы рольгә күпме көч кергәнен, җаның салынганын аңлыйсың. Ул йокысыз төннәр дә, түгелгән тир дә. Без роль чыгаруны үзебезчә бала тудыруга тиңлибез. Шулайдыр ул. Аннан килеп, мин аларны зурга, кечкенәгә, җитдигә, кәмиткә аермыйм.

 Рольнең бәһасе аз яки күп сүзле булуга бәйле түгел. Ул ничек уйнавыңа бәйле. Зур роль уйнап та, сине истә калдырмаска мөмкиннәр. Сүзсез генә чыгып басып та тамашачы күңелен яулап алырга була.

– Артист төрле чор кичерә. Популяр чакны да, рольсез утыруны, вакытыннан алда картларны уйный башлауны…  Боларны рухны һәм сәламәтлекне имгәтмичә ничек үткәрергә?

– Рәшит Заһидуллин миңа утызны узгач та, кайчан картаясың инде, дигән иде. 1997 елда «Карт сабыйлар» (Роман Солнцев) спектаклендә сиксән яшьлек карт ролен бирде. Уйнап чыктым, берсе дә, яшь  ич бу, дип әйтмәде. Кимсенеп түгел, кызыксынып кабул иттем. Образ эзләү үзе бер кызык  эш бит ул. Рухны имгәтмәс өчен эшеңә кызыксынуны югалтмаска, күңелеңә киртәләр кормаска кирәктер.

– Әти-әниегез Казанга авылдан килеп төпләнгәннәр. Әтиегезнең кулыннан килмәгән эше юк. Ул мехчы да, балта остасы да. Улының артист һөнәрен сайлавын ничек кабул итте?

– Әти белән әни – Кама Тамагы районыннан. Авылдан Казанның Ягодный бистәсенә килеп төпләнгәннәр. Элек ул җиләкле урын булган, диләр. Яңгыр яуса, суы җиргә сеңеп бетми, урамнар сазлыкка әйләнеп бетә. Шуңа аны «грязнушка» дип тә йөртә идек. Әтинең белмәгән һөнәре юк иде бугай. Йорт сала белде, мич чыгарды, кулында балта, пычкы уйнап кына торды. Алар Казанга 1945 елда күченгәннәр. Ул чакта йорт салынган булгандыр инде, әти 1964 елда аның урынына яңасын салып чыкты. Дары заводында да эшләде, «Кызыл күнче»дә дә, җиде җанны туендыручы да, киендерүче дә булды. Әни заводтан куян балалары күтәреп кайта бер заман. Аны үрчетеп, әти бүрек тегү эшенә кереште.

Әти минем артист булуымны элеп тә алмады, салып та таптамады. Үзе бик матур җырлый иде.  Яшь чакта «Галиябану» спектаклен уйнадык, мин Хәлил идем, дигәне истә. Бәлки үзе дә артист булырга хыялланган булгандыр. Буйга озын, гәүдәле, мәһабәт кеше иде. Мин исә башта карандаш белән дуслаштым. Рәсемнәр шәп кенә чыга иде кебек. Мәктәптә театр түгәрәге оешкач, 7 нче сыйныфтан шул түгәрәккә йөри башладым. Сәнгать мәктәбенә русчаны начар беләм дип бармадым. Кыюлык җитмәгәндер. Әти, рәссамлыкка укы, дип әйтә иде. Ә инде училищега керергә әзерләнгәндә, гаиләдә минем хакта сөйләшү булган. Әти, ярар, кереп карасын, булдыра алмаса, апалары кебек янгын сүндерүчегә китәр, дигән. Мин булдыра алдым. Шунысы үкенечле: әти дә, әни дә театрда эшләвемне, уңышларымны күрә алмадылар. Күчмә театр, беренчедән, авыллардан кайтып кермәде, аннан әти авырып китте…

– Күчмә театр гаиләле кешеләр өчен зур сынау да ул. Юлда булу, айлар буе кайтып кермәү, кызганыч, күп очракта гаилә бөтенлегенә тәэсир итмичә калмый. Кайбер театрларда артист кызларны артист егетләр белән кавыштыру традициясе дә яши. Сезгә бу сынауларны үтәргә туры килдеме?

– Театрда артист гаиләләре чыннан да тотрыклырак була. Чөнки икең бер һөнәрдә булгач, аның авырлыкларын һәм үзенчәлекләрен күбрәк аңлыйсың. Әнә шул аңлау булмагач, ялгыз артистлар бик күп. Бу безнең театрда гына түгел, гомумән, театр дөньясында шулай. Үземнең тормышка килгәндә, Лановой сүзләре белән әйтсәк, шәхси тормыш ул минеке генә, аны тамашачы белән дә, газета укучылар белән дә бүлешәсем килми.

– Тинчурин театры бер елдан артык баш режиссерсыз яши. Чираттагы режиссер белән генә труппа бөтенлеген саклап калып буламы?

– Спектакль куярга килгән кеше – ул вакытлы кеше. Аның артистны ачарга вакыты да, теләге дә булмаска мөмкин. Труппага баш режиссер кирәк. Шәхсән үзем бу вазыйфада Резеда Гарипованы күрәм. Бик үзенчәлекле әсәрләрне сәхнәләштерде, коллектив та аны ярата.

Блиц-сораулар:

– Исемегез – Илгизәр. Илләр гизәргә яратасызмы?

– Исемем театрга бик туры килеп тора. Гомер арба өстендә үтте, ләкин үкенечле булмады.

– Иң зур теләгегез нинди?

– Сәламәт булу. Пандемия тормышта бөтен нәрсәне дә үз урынына куйды. Беренче урында акча дип яшәүчеләрне дә байлыклары савыктыра алмады.

– Бәхет нәрсә ул?

– Төрле хәлләрне кичереп тә, кешелеклелекне югалтмау.

– Комедия якынракмы, трагедияме?

– Артист трагедияне уйный икән, димәк, ул комедияне дә уйный ала.

– Тормышта сез нинди кеше?

– Төрлечә була. Кайчак төшенкелеккә биреләсең, кайчак юктан да кәеф күтәрелә.

Автор — Гөлинә Гыймадова;

Чыганак — «Ватаным Татарстан» газетасы, https://vatantat.ru/2021/02/46096/

Дата: 05.02.2021