— Тормышта сез нинди рольләрне башкарасыз?
— Әлбәттә, иң беренче чиратта тормышымдагы иң төп ролем ул улым өчен әни булуым. Әти-әнием өчен мин бердәнбер бала. Бәлки шуңа күрәдер дә гел җаваплылык тоям. Минем үз әтием Шәүкәт. Әти-әнием миңа 4-5 яшь булганда аерылышканнар. Мине үги әтием Назаров Михаил Иван улы үстерде, тәрбияләде. Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки ул миңа чын әти булды. Ул улыма дәү әти, үземне мин “әти кызы” дип йөртәм. Ә әнигә әле дә хисап бирәм… Улым өчен мин әни дә, әти дә… Малай кеше өчен бераз әти булырга да туры килә инде. Мин кечерәк вакытта әнигә әйтми калдырган әйберләрне дә улым миңа сөйли, киңәшә. Мин аңа сердәшче дә булырга тырышам… Хәзер бит нәрсәдән “әти” булырга туры килә? Планшет, гаджет, телефон аркасында. Шунда кереп китәләр дә, әни сүзен ишетми башлыйлар, шуңа әти тавышы кирәк була башлый. Улымның: “Әнием, син мине алай сүкмә әле, синнән “мужик” тавышы чыга”, — дип әйткәне бар. Мин инде аңа, әгәр бераз тыңламый башласа: “Улым, әйдә теге мужик тавышын чыгармыйк әле, ул аннары тиз генә туктый белми”, — дим…
— Ни өчен көчле булырга туры килә?
— Әгәр тормышны үзең алып бара башлыйсың икән, иртәгесе көнне үзең кайгыртасың икән, аннары йомшаклыгыңнан кешеләрнең сине изүен, башыңа, телеңә басканны бераз сизә башласаң, чыга инде ул көч. Мин усал кеше түгел, ләкин кайвакыт усаллыкны да чыгарырга туры килә. Болай мин гел дә кырыс булмыйча, гел йомшак кына булып яшәргә риза үзем. Аннан соң ялгыз хатын-кызга шулайрактыр инде — безгә караш барыбер бүтәнчәрәк. Бу кайбер вакыт сизелә.
Автор — Алсу Сәлахова;
Чыганак — «Сираҗи сүзе» газетасы, №24 (96) 15-31 декабрь, 2019 ел.