90 СЕЗОН

Новости

Бөек шәхесебез Кәрим Тинчуринга бюст куелды («Идел», автор — Илүзә Ибәтуллина)

27 март — Халыкара театр көне. Шушы кояшлы, искиткеч бәйрәм көнне Кәрим Тинчурин паркында бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга бюст ачылу тантанасы узды. Әлеге ике чараның бер көнгә туры килүе һәммәбез өчен дә икеләтә сөенеч һәм зур бүләк.

Кәрим Тинчурин — татар халкының, тормышының хасиятен аңларга һәм әсәрләрендә милләттәшләренең уй-хыялларын, теләк-омтылышларын чагылдырырга тырышкан әсәрләре белән халыкка хезмәт итү юлын сайлаган бөек шәхес.

Бюстның биеклеге — якынча 1,4 метр, скульптура авторы — Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов. Драматург бюстта шляпада һәм җилфердәп торган шарфта сурәтләнгән.

Бюст ачылу тантанасында Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты, РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров, Казан шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Күренекле драматург Кәрим Тинчуринның якын туганы Фәрит Тенчурин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Скульптура авторы, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов катнашты.

Беренчеләрдән булып сүз Татарстан республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллинга бирелде.

«Шушы истәлекле, еллар буе көтелгән вакыйга белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәм! Үлемсез, киңкырлы шәхес Кәрим ага Тинчуринның бюстын нәкъ менә театр көнендә ачу бик тирән мәгънәгә ия. Бүген барыбыз өчен дә икеләтә бәйрәм!»

Аннан котлау өчен сүз Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага бирелде.

«Хөрмәтле театр сөючеләр, кунаклар барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм! Бүген чыннан да зур тарихи вакыйга. Әлеге һәйкәл, бюст Кәрим Тинчуринның исемен генә мәңгеләштерү түгел, ул Кәрим ага яшәгән чорны һәм театрны да мәңгеләштерү дигән сүз. Кайчандыр Ибраһим Нуруллин Фатих Әмирхан кабере янына килгәндә: «Чәчәкләр китерез!»- дигән. Шул вакытта ук Тукайга гына игътибар булмасын, башка шәхесләрне дә онытмагыз дигән ишарә ясаган ул. Чыннан да, без дә шушы бакчага һәм бюстка чәчәкләр китерик!»

Чиратта үз теләкләрен Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белдерде.

«Бәйрәм котлы булсын! Чыннан да, күптән көткән чара. Ниһаять, бергә очрашырга насыйп булды. Кәрим Тинчурин татар халкының бөек драматургы. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә уйнала икән, бу минем сүзләремә төп дәлил.» Азактан Ркаил Зәйдулла Кәрим агага багышлап шигырь укыды.

Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачылу тантанасы бик матур мохиттә узды. Килгән һәр кешенең кулында бәйләм-бәйләм чәчәкләр иде. Кояш та якты нурларын һәм назын җәлләмәде. Матур-матур тәбрикләү сүзләре, җырлар тантананы үзенчәлекле итте. Кәрим Тинчурин исемен мәңгеләштерү эшләре алга таба да дәвам итсен дигән теләктә калабыз!

Автор — Илүзә Ибәтуллина;

Чыганак — «Идел» журналы,  http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/bek-shkhesebez-krim-gali-uly-tinchuringa-byust-kueldy

Дата: 27.03.2021.