90 СЕЗОН

Новости

Быел кем БАТЫР калыр?

Сабан туе бәйрәменең күрке – көрәш, дуслар! Республика дәүләт театрлары Сабан туе да, әлбәттә, милли көрәшсез узмый. Төрле елларда “Театраль Сабантуй”ның абсолют батыры булып, Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов; Камал театры артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Гәрәев; “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б. калды. Быел исә кемнәргә бәхет елмаер да, кемнәр батыр калыр икән? Яраткан артистларыгыз тарафыннан иң чиста көрәш күрәсегез килсә – 20 нче июнь, 11 сәгатьтә, Апас районы Сабантуй мәйданына – Театраль Сабантуйга рәхим итегез!