Новости

Ачык һавада өченче спектакль: «Таш яуса да, барабыз!» (Автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова, Чыганак — «Безнең гәҗит», №32, 12 август, 2020)

Коронавирус пандемиясе озакка кунаклады. Аның ни икәнен ишетеп кенә түгел, якыннан белгәнгә дә инде ярты ел тула. Ул зур бинада мәдәни чаралар үткәрүне дә тыйды. Биш ай аның сүзенә колак салсалар да, тинчуринлылар беренчеләрдән булып тамашачыларын сәхнә янына җыйды. Яңа формат та тәкъдим итте – 5нче августтан 15нче августка кадәр барлык спектакльләр ачык һавада күрсәтеләчәк. 7нче август көнне куелган өченче спектакльгә без дә барып кайтырга булдык.

Тинчурин театры үз тарихында беренче тапкыр тамашачыларына спектакльне ачык һавада күрсәтә, шуңа да бу чарага ныклап әзерләнгән. Бөтен кешегә күренеп торырлык итеп каплаулы зур сәхнә корып куйган. Моннан тыш санитар-эпидемиология таләпләре турында да онытмаган: тамашачылар өчен куелган урындыклар арасында төгәл 1,5 метр аралык саклана, спектакль карарга килгән һәр кешенең тән температурасы үлчәнә. Өстәвенә, һәркем битлек һәм перчатка белән тәэмин ителә. Һава торышының бозылуыннан да куркырга кирәкми, чөнки тамаша мәйданчыгы өстендә яңгырдан саклау өчен махсус тент урнаштырылган. Сүз уңаеннан, 6нчы август көнне «Туй алдыннан» спектаклен тәкъдим иткәндә коеп яңгыр яуган иде. Оештыручылар сүзенә караганда, килгән бер генә тамашачы да урыннан кузгалмаган. 40 минут дәвамында яңгыр туктавын тыныч кына көткән. Спектакльнең соң башлануына да, һава торышының «елак» булуына да исләре китмәгән тамашачы өенә бер кочак эмоция һәм рәхәтлек алып кайткан. Театр җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә: «Театр труппасының карантин дип боегып утырырга вакыты юк. Спектакльләр кабатлыйбыз, аны тамашачыга тәкъдим итәбез, видео төшерәбез. Барысын да куркынычсызлык таләпләренә туры китереп башкарабыз».

Ачык һавада урнашкан сәхнә алды 150 кешене сыйдыра ала, ләкин куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әлегә 50 генә кешегә тамаша кылырга рөхсәт бирелә. «Дөнья үз урынына кайткач, ишегалдын тутырып спектакль куярбыз әле», – ди театрда эшләүчеләр. Димәк, ачык һавадагы сәхнәнең карантинда гына түгел, һәрчак эшләячәгенә өмет бар.

7нче август көнне тамашачы хозурына мәрхүмә Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» мелодрамасы тәкъдим ителде. Спектакльнең эчтәлеге гади – бер-берсен үлеп яратучы Алинә белән Айнурның тормышын сугыш дигән афәт җимерә. Озак та үтми, Айнурның «үлде» хәбәре килә һәм Алинә сөйгәнен җирли. Вакыт үтү белән кияүгә чыга, бала алып кайта. Берничә елдан соң Айнурның исәнлеге турында хәбәр ала, ләкин Айнур сөйгәненең гаилә тормышына кысылмый. Спектакль эчтәлеге дә, артистлар да шул ук, ләкин ачык һавада күз алдында барган күренешне кабул итү башкачарак икән. Театр эчендә тамашачы белән артист арасында биек сәхнә булып, ике арада ниндидер киртә хасил булса, урамда бар да бер яссылыкта. Әнә, спектакльнең төп герое Алинә үзенең сөйгәне Айнурга су чәчрәтә, ә су тамчылары беренче рәттә утырган тамашачының аяк төбенә үк килеп төшә. Әнә, синең яныңнан гына бер артист биеп уза, икенчесе колак очыңда гына җыр суза. Вакыйганың киеренкелеген аңлап, чәчләрне тузгытып үткән җил дә спектакльгә динамика өсти, «бу бит чын хәл, мондый вакыйга минем белән дә була ала» дип уйларга мәҗбүр итә.

Кичнең салкынча булуына карамастан, утыргычлар тулы иде. Моннан тыш, алдагы 2-3 көнгә дә билетлар сатылып беткән. Бу исә мәдәни чараларның тормышыбызда мөһим роль уйнавын тагын бер кат раслый. Казанда яшәүче өлкән тамашачы Фәрия Солтанова да шундый ук фикердә. «Тинчурин театры ачыла икән дигән хәбәрне ишеткәч үк кызыма ике билет алырга куштым. Күршем Санияне җитәкләдем дә, килдем әле. Кызым: «Әни, яңгыр яуса нишләрсез инде. Туңарсыз» диюенә дә: «Таш яуса да барам», дип җавап бирдек», – ди ул көлеп.

«Спектакльләр сагындырган икән…». Нәкъ шушы сүзләр белән Тинчурин театры ишегалдыннан кузгалды халык. Биш айга сузылган озын тәнәфес булмаган да кебек: һаман шундый якын, һаман шундый ук гади ул тинчуринлылар.

Автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова;
Чыганак — «Безнең гәҗит» (№32, 12 август, 2020),
https://beznen.ru/basma/2020-32/achik-havada-ochenche-spektakl-tash-yausa-da-barabiz/
Фотограф — Михаил Захаров («Татар-информ»)