Новости

«Ал яулык, зәңгәр шәл»: Тинчурин театры «Умай» лабораториясенең нәтиҗәләрен тәкъдим итте

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең чираттагы сезонын «Умай» лабораториясендә әзерләнгән өч пәрдәлек «Ал яулык, зәңгәр шәл» опера премьерасы белән япты.

«Умай» – татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория. Татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдырган үзенчәлекле лабораториянең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылган. Әзерләнгән операның барлык авторлары – шагыйрәләр, драматурглар һәм композиторлар – хатын-кызлар. Өч бүлектән торган операның үзәгендә дә – хатын-кыз образы. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышланган. Сюжетлары исә татар мифологиясеннән, җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган. Биредә шулай ук хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.

Опера 20шәр минутлы өч бүлектән тора. Һәр бүлек хатын-кызның язмышына бәйле берәр теманы сурәтли. Монда хатын-кызның җиргә ничек, ни өчен тууы, аны кем, нәрсәдән яралтуы турында сөйләнә. Бүлекләрнең һәркайсын өч төрле автор язган. Операда рольләрне Лилия Мәхмүтова, Зөлфия Вәлиева, Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров, Ренат Шәмсетдинов, Венера Низамова башкара.

Пәрдә ачыла һәм без каршыбызда түгәрәк тәрәзәләр уелган диварда милли киемнән Лилия Мәхмүтованы күрәбез. Бу Умай образы булса кирәк. Бераздан түшәмнән кызыл җепкә бәйләнгән ваннага утырган хатын-кыз төшеп утыра – кыз бала туа. Чылбыр өстендә кызыл тасманы кылыч сыман зур пычак белән кисәләр. Бераздан аңа бизәнү әйберләре кидерелә, камчы селтәгән ир каршында ул «минем тәнем хәтерли» дип җырлый.

– Беренче өлешне язганда минем максат – хатын-кызның тәненә куелган табулар һәм таләпләргә игътибарны юнәлтү. Аңа бит тугач ук ниндидер таләпләр куела, килешәсездер. Бу операны күргән кешеләр фикерләрен бераз үзгәртсен, күз йомган нәрсәләрне күрсеннәр иде дигән теләктә калам, – ди беренче либреттоның авторы Миләүшә Гафурова

Икенче бүлектә ике татар иренә очраклы урыс бер мәйханәдә татар хатынының «череп ятуын», аның баласы да янында булуын сөйли. Ирләрнең берсе бу хакта сәүдәгәр хатыны Фатиха Аитовага җиткерә, ул исә хатынга ярдәм итәргә алына. Аны мунчада юындыралар, киендерәләр, авылына кайтарып куялар. Кызы Әминә Әхмәрова янында кала һәм белем ала. Кечкенә кыз йөзендә хатын-кызның «киләчәкнең ак йөзе» булуы ассызыклана. Шуның белән шул: шәхесләргә кагылып үтсәләр дә, кем алар, нинди эш-гамәлләре белән тарихта калганнар кебек сорауларга җавап табылмады. Гомумән, бу исемнәр фон буларак кына кулланды.

Өченче бүлектә милли мәгариф темасы яктыртыла. Сюжетның герое – куылган укытучы урынына килгән яңа мөгаллимә. Укучылар элеккеге укытучыларының кая китүен, ни өчен куылуын сорыйлар. Артык сораулар биргән сыйныфташына укучылар хор белән: «Сорама, сорашма. Сөйләмә, сөйләшмә», – дип җавап бирә. Зөлфия Вәлиева башкаруындагы яңа укытучы: «…сөйлисеңме-юкмы – үзең сайла. Мин сайладым һәм мин дәшмим генә», – ди. Бу безнең бүгенге көнебезне ачык тасвирлыйдыр кебек.

Премьерадан соң журналистлар һәм кызыксынучылар өчен куючы төркем һәм артистлар катнашында фикер алышу оештырылган иде.

Биюче Нурбәк Батулла тамашада катнашкан актерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Бик зур эш башкаргансыз. Бу – зур батырлык. Опера жанры – ул бик катлаулы юнәлеш, аңа тотынырга махсус уку йортларында укыган кешеләр генә җөрьәт итә ала. Ләкин сез орынгансыз һәм җиңеп чыккансыз дип саныйм. Мин үземне 1906 елдагы беренче театрга килгән кебек хис иттем. Опера жанры безнең милләткә бик туры киләдер кебек. Ул миңа ят бер организм кебек тоелмады. Сез шушы саф жанр аша, акционизмга, эпатажга мөрәҗәгать итмичә, саф формада актуаль теманы күтәрдегез. Бу бик кыйммәт, – диде ул.

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова исә тамашадан канәгать калмавын, бу темаларның безнең өчен актуаль булмавын әйтте. Татар хатын-кызы образы ире тарафыннан җәберләнгән, мәйханәләрдә аунап ятучы булырга тиеш түгел, ә гаилә тоткасы, бөек шәхес образын гәүдәләндерергә тиеш дип саный ул.

– Мин бу тамашада татар хатын-кызын күрмәдем. Гомумиләштерелгән татар хатын-кызы образы тудырганда, без җәберләнгән, мәйханәләрдә аунап яткан образларны алырга тиешме? Безнең бит дөнья мәдәниятенә чыгарырлык шәхесләребез бар. Гаилә институтын таркату буенча махсус эш алып барылганда, без татар хатын-кызын гаилә тоткасы образында дөньяга чыгара алабыз. Татар хатыны ирен ир итеп тота белә, аны югары күтәрә, чын ир-ат та хатынына олы хөрмәт күрсәтә, – диде ул.

Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова исә, киресенчә, хатын-кызларның җәберләнеп яшәвенең бик актуаль проблема булуын ассызыклады:

– Хатын-кызны җәберләү – бүген бик зур һәм актуаль проблема, аны күтәрергә кирәк. Безнең җәмгыятьтә яшерен проблемалар булырга тиеш түгел, без аларны төрле юллар белән хәл итәргә тиеш. Менә бу юл проблемага игътибарны җәлеп итә.

Либреттога күз салсак, ә аны ишектән керә-керешкә укырга кушалар, биредә хатын-кыз язмышын җитди проблема итеп күтәрү омтылышы бар, әлбәттә. Хатын-кыз образы гаилә учагын гына түгел, бәлки татарны саклаучы милләт анасы образы буларак калка:

«Татар хатын-кызы ул – азатлык, билгесез серле бер көч

һәм рух ныклыгы!

кара безнең милли символларга:

Сөембикә! Ә Алтынчәч! Ә Ашинә!».

Хатын-кыз ярату, илһам, көч чыганагы итеп кенә түгел, гаилә коруда, иҗтимагый тормышта ирләр белән тигез хокуклы шәхес буларак та сурәтләнә.

«Ирләр Галим булса, бездә Галимә бар. Ирләр шагыйрь булса, бездә шагыйрә бар».

Тик ни дәрәҗәдә кирәк соң татар театрларына феминистик лабораторияләр? Гади тамашачы мондый операларга әзерме? Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры артисты Әлфия Хәсәнова гади тамашачының бу операны аңламаячагын әйтте.

– Бүген бирегә җыелган тамашачы – ул безнең халыкның каймагы. Бу көн саен театрга йөрүче гади тамашачы гына түгел, ә шушы операда куелганны аңларга, уйланырга сәләтле кешеләр. Күрегез, шул кешеләр арасында да никадәр бәхәс купты. Бу операны карарга киләчәк гади тамашачы моңы аңлый алырмы икән? Без уртак фикергә килә алмаганны, гади халык бу тамаша турында ни әйтер?

Ләйсән Сафина,«Ватаным Татарстан» газетасы.