91 СЕЗОН

Новости

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: «Чын татар»!

Хөрмәтле тамашачылар! 17 нче сентябрь, 19.00 сәгатьтә, “МОÑ” театр мәйданчыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында “Чын татар” спектаклен тәкъдим итә. Авторлары – Динә Сафина, Ксения Шачнева. Яшь чикләве –16+
Кешеләр миллилек, милли үзенчәлек мәсьәләләре белән ни сәбәпле кызыксына башлый? Үзен билгеле бер милләт вәкиле итеп тою кешегә ни бирә? Татар булыр өчен татар телендә сөйләшү кирәкме? Яки бары үзеңне татар дип атау да җитәме? Бәлкем залда утыручы тамашачы проектта катнашучыларның аерым берләренә караганда да «татаррак»тыр? Миллилекне бер югалтып, еллар үткәч, кабат эзләп табу мөмкинме? Үз халкыңа карата мәхәббәт берничә ел чит илдә яшәгәннән соң уянса? Ә җәмгыятьнең йомыклыгы, ябыклыгы эчке үзенчәлекләреңне кабул итәргә комачауласа әгәр?
«Чын татар» проекты катнашучылары күпсанлы сораулар белән кызыксына — һәм берсүзсез канәгатьләндерә торган җаваплар һәрвакытта да табылмый. Алар һәммәсе төрле, кемдер әле бик яшь, кемдер инде бай тәҗрибәле. Кайберсе берничә илдә яшәп өлгергән, ә кемнеңдер Татарстаннан да читкә китеп караганы юк. Әмма барысын да бер нәрсә берләштерә — аларның һәрберсе үзен «чын татар» дип атый.