Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Нәбирә Гыйматдинованың «Утка очкан күбәләктәй…» романтик драмасын Тәслимә Хәләф 17 ел элек язган инсценировкасын сәхнәләштерә.
«17 ел элек бу спектакльдә яшь Мөнәвәрәне [„Утка очкан күбәләктәй…“ романтик драмасында төп герой -ТИ.] уйнарга хыяллана идем. Хәзер өлкән Мөнәвәрәне уйнаячакмын. Мөнәвәрәдә хатын-кызның иң самими, иң мөлаем сыйфатлар гына җыелган», — диде «Утка очкан күбәләктәй…» спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина.
Актриса үзенең укытучысын искә алды. «Камал театрына „Яңа татар пьесасы“ бәйгесенә Тәслимә Хәләфовна белән бергә барган идек. Кара озын күлмәк киеп, ул премияне алырга чыкты. Студентлары килде, алар аңа чәчәкләр бүләк итте», — диде ул.
«Тәслимә Хәләф бу әсәрне куйдырам дип йөрде. Ул анда үзе уйнарга да хыялланган иде. Әмма бу сузылды-сузылды… Ул вакытта театрда мохит башкарак иде. Директор сабыр итүне сорады. Кызганыч, Тәслимә үзе күрә алмады. Бу аның өчен зур сөенеч булыр иде», — диде Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова.
Язучы сүзләренчә, бу әсәр 35 ел элек язылган.
Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллина (Тәслимә Хәләф) 2018 елның 14 октябрендә вафат булды. Ул Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнгән.
Автор — Алинә Айдарова;
Чыганак — «Татар-информ», https://tatar-inform.tatar/news/culture/11-02-2021/tinchurin-teatry-t-slim-h-l-fne-17-el-kuelmagan-istsenirovkasyn-s-hn-l-shter-5805730
Дата: 11.02.2021