90 СЕЗОН

Коллектив

ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ

Туган урыны:

Харис Мөхәммәтнур улы Хөснетдинов 1974 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасының Саба районы, Кече Мирәтәк авылында туа.

Мактаулы исеме:

Х.М. Хөснетдинов театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2016) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

Х.М. Хөснетдинов, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдинов 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2011 нче елда Республика дәүләт театрларының Театраль Сабан туенда Милли көрәш буенча Абсолют батыр кала һәм автомобиль белән бүләкләнә.

РОЛЬЛӘРЕ:

Хәзрәт – “Җилкәнсезләр” Кәрим Тинчурин

Аюхан – “Тылсымлы арена” Шамил Фәрхетдинов

Әхмәдулла – “Утка очкан күбәләктәй…” Нәбирә Гыйматдинова

Рәхимҗан – “Полиционер” Илгиз Зәйниев

Әскәр – “Акча бездә бер букча” Зөлфәт Хәким

Карт Адаш – “Өч аршын җир” Аяз Гыйләҗев

Гилденстерн – “Гамлет. Күренешләр” Вильям Шекспир

Илмар – “Ничек кияүгә чыгарга?” Наил Гаетбай

Әхмәт – “Гөлшаян” Мирсәй Әмир

Миндар – “Өти балак Гөлүзә” Юныс Әминов

Ирек – “Мәхәббәт чишмәсе” Исламия Мәхмүтова

Садри – “Сакла, шартламасын!” Кәрим Тинчурин

Альберт – “Күрәсем килгән иде…” Исламия Мәхмүтова

Ләви, Вәзир – “Йосыф-Зөләйха” Нурмөхәммәт Хисамов

Нур Али Ширин – “Соңгы риваять” Мәдинә Маликова

Даруханә хуҗасы – “Без барыбыз да кешеләр” Эрих Мария Ремарк

Әхмәт – “Бер күрешү – үзе бер гомер!” Фәнис Яруллин

Мөдәррис Әхәтович – “Эх,алмагачлары!” Шамил Фәрхетдинов

Булат – “Беренче мәхәббәт” Илһам Гали

Шрек – “Шүрәле-online” Шамил Фәрхетдинов

Сим-сим – “Али баба һәм өч карак” Шамил Фәрхетдинов

Хөсәен, Исфат, Карт, Шәүкәт – “Алай түгел, болай ул” Туфан Миңнуллин

Ваемсыз – “Канлы туй” Федерико Гарсиа Лорка

Нәҗип – “Ак тәүбә, кара тәүбә” Туфан Миңнуллин

Бики – “Хуҗа Насретдин” Нәкый Исәнбәт

Исмәгыйль – “Сүнгән йолдызлар” Кәрим Тинчурин

Илсур – “Карт гашыйк” Сәет Шәкүров

Гаффар – “Башмагым” Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи

Швейцар – “Кураж ана һәм аның балалары” Бертольт Брехт

ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ ???????????????????????????????????? ???????????????????????????????????? ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ ???????????????????????????????????? ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР УЛЫ