90 СЕЗОН

Коллектив

ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ

Туган урыны:

Гөлчәчәк Әсхат кызы Хафизова 1976 елның 6 июлендә Татарстан Республикасының Мөслим районы, Вәрәшбаш авылында туа.

Мактаулы исеме:

Г.Ә. Хафизова театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2018) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

Г.Ә. Хафизова, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлчәчәк Хафизова 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 3 нче курста укыганда, театрда иң беренче - П.Бомаршеның "Шаушулы көн, яки Фигароның өйләнүе" спектаклендә Фаншетта ролен башкара. 2019 нчы елда Т.Миңнуллинның "Нәзер" әсәре буенча куелган Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектаклендә уйный.

РОЛЬЛӘРЕ:

Укытучы – “Татар теле – сәхнә теле” Шамил Фәрхетдинов

Ана, Су анасы, Өндәүче – “Асылкош” Рүзәл Мөхәммәтшин

Сәкинә – “Утка очкан күбәләктәй…” Нәбирә Гыйматдинова

Мәрьям – “Полиционер” Илгиз Зәйниев

Шәмсегаян – “Өч аршын җир” Аяз Гыйләҗев

Мәрьям – “Өти балак Гөлүзә” Юныс Әминов

Айсылу – “Мәхәббәт чишмәсе” Исламия Мәхмүтова

Гөлназ – “Күрәсем килгән иде…” Исламия Мәхмүтова

Җимеш – “Өзелгән яфраклар” Рәмзия Габделхакова

Официантка – “Без барыбыз да кешеләр” Эрих Мария Ремарк

Мартирио – “Өметсез хыяллар” Федерико Гарсиа Лорка

Зифа Мөдәррисовна — “Эх, алмагачлары!” Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин

Зәһәрбану – “Али баба һәм өч карак” Шамил Фәрхетдинов

Фатыйма — “Алай түгел, болай ул” Туфан Миңнуллин

Рәмзия — “Алай түгел, болай ул” Туфан Миңнуллин

Ана — “Алай түгел, болай ул” Туфан Миңнуллин

Гамилә — “Алай түгел, болай ул” Туфан Миңнуллин

Хатын – “Канлы туй” Федерико Гарсиа Лорка

Дамирә – “Ак тәүбә, кара тәүбә” Туфан Миңнуллин

Эльвира – “Яңадан мәхәббәт турында” Хәй Вахит

Фаншетта – “Фигароның өйләнүе” Пьер Бомарше

Фирая – “Карт гашыйк” Сәет Шәкүров

Лея – “Җаным жәл түгел сиңа” Гөлшат Зәйнашева

Гөлҗамал – “Хикмәтле доклад” Кәрим Тинчурин

ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ ???????????????????????????????????? ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ ???????????????????????????????????? ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ ???????????????????????????????????? ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ