90 СЕЗОН

Коллектив

МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ

Туган урыны:

Сәлим Григорий улы Мифтахов 1947 елның 2 февралендә Украина ССРның Полтава шәһәрендә туа.

Мактаулы исеме:

С.Г. Мифтахов театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" (1983) дигән мактаулы исемгә лаек булды. 2022 елда «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Белеме:

С.Г. Мифтахов 1965 нче елда Казан театр училищесына укырга керә. Укуын, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1970 нче елда тәмамлый.

Театрда:

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов 1970 нче елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1982 нче елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында артист булып эшли. 1982 нче елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә күчә. 2005 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә.

РОЛЬЛӘРЕ:

Субра – “Идегәй” Нәкый Исәнбәт

Исмәгыйль – “Хан кызы Турандык” Кәрим Тинчурин

Шәйхразый – “Өч аршын җир” Аяз Гыйләҗев

Мирсәет Нәсыйхович – “Эх, алмагачлары!” Шамил Фәрхетдинов

Сәлим – “Мәхәббәт баскычы” Шамил Фәрхетдинов

Бәхтияров – “Соңгы әсәр” Кәрим Тинчурин

Әхмәтҗан – “Гөләндәм туташ хатирәсе” Әмирхан Еники

Төхбәй – “Гөлшаян” Мирсәй Әмир

Муса – “Американ” Кәрим Тинчурин

Сафуан – “Бер тамчы ярату” Нәбирә Гыйматдинова

Альберт – “Бәйрәм белән, кызлар!” Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин

Шакир – “Төн яна учакта” Хәбир Ибраһим

Чичән – “Йосыф- Зөләйха” Нурмөхәммәт Хисамов

Кол Шәриф сәет – “Соңгы риваять” Мәдинә Маликова

Мияссәр – “Ефәк баулы былбыл кош” Аяз Гыйләҗев

Бәһзат – “Мәхәббәт турында риваять” Назыйм Хикмәт

Миңлехәбиб – “Танышу–кавышу театры” Данил Салихов

???????????????????????????????????? МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ ???????????????????????????????????? МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ ???????????????????????????????????? ???????????????????????????????????? МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ ???????????????????????????????????? МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ