90 СЕЗОН

Коллектив

ИМАМЕТДИНОВ ТУФАН РИФ УЛЫ

Туган урыны:

Туфан Риф улы Имаметдинов 1984 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туа.

Белеме:

–2010 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының режиссерлык факультетын (З.И.Садриева курсы); –2011 елда РАТИ-ГИТИСның (Мәскәү ш.) режиссерлык факультетын тәмамлый (О.Л.Кудряшова курсы).

Театрда:

Бүләкләре һәм фестивальләре:

2010 елда «Режиссер и пространство» III Халыкара студентлар тарафыннан куелган өзекләр конкурсында (РАТИ-ГИТИС, Мәскәү ш.) Н.В.Гогольнең «Записки сумасшедшего» әсәрен уңышлы сәхнәләштергәне өчен лауреат исеменә һәм призга ия була, «За художественную дерзость. За соединение формы, содержания и пространства. За драйв!» номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнә.

–2012 елда Н.В.Гогольнең «Записки сумасшедшего» спектакле белән «Premieres» фестивалендә катнаша (Страсбург ш., Франция).

–2012 елда И.В.Зингерның «Шоша» спектакле белән «New classics of Europe» фестивале лауреаты (Лодзь ш., Польша).

–2014 елда Жеральд Сиблерайсның «Ветер шумит в тополях» спектакле белән International Theatre Festival «Theatre Arts of Happy Era» фестивале лауреаты («II Халыкара «Театральное искусство эпохи могущества и счастья» фестивале) (Ашхабад ш., Төркмәнстан).

–2014 елда А.В.Сухово-Кобылин әсәре буенча куелган «Смерть Тарелкина» спектакле «Талия. Фестиваль юмора» фестивале лауреаты (Будапешт ш., Венгрия).

–2014 елда Д.Богословский әсәре буенча куелган «Любовь людей» спектакле «Һөнәр» фестивале лауреаты (Казан ш.).

–2017 елда «Из глубины...» спектакле (рәссам Винсент Ван Гог) – режиссеры Туфан Имаметдинов:

–«Заманча биюдә иң яхшы спектакль»;

–«Иң яхшы балетмейстер-хореограф эше»;

–«Музыкаль театрда иң яхшы композитор эше»;

–«Музыкаль театрда иң яхшы костюмнар буенча рәссам эше» номинацияләрендә «Алтын битлек» милли театраль премиясе номинанты.

–2018 елда «Әлиф» спектакле – режиссеры Туфан Имаметдинов:

– иң яхшы спектакль/заманча бию – «Әлиф»,

– балет-заманча бию / ир-ат роле - Нурбәк Батулла,

– балет-заманча бию / хореограф эше - Марсель Нуриев «Алтын битлек» төп театраль премиясе номинанты була.

«Алтын битлек» театраль премиясе Нурбәк Батуллага бирелә.

–2018 елда «Әлиф» спектакле түбәндәге фестивальләрдә:

–Шеки Халыкара фестивале (Әзербәйҗан),

– Open Look Халыкара заманча бию фестивалендә (Санкт-Петербург ш.) катнаша.

–«Казанда Париж һәм Парижда Казан көннәре» кысаларында Парижда күрсәтелә.

–2019 елда:

–«Әлиф» спектакле белән Мехикода (Мексика) FIDCDMX заманча бию фестивалендә катнаша;

–«Әлиф» спектакле Бухарестта уйнала (Румыния);

– DAIRAFEST шәрык сәнгате фестивалендә катнаша (Санкт - Петербург).

–2019 елда режиссер Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакле:

–«Опера»;

–«Опера/режиссер эше»;

–«Музыкаль театрда композитор эше» номинацияләрендә «Алтын битлек» төп театраль премиясе номинанты була.

–2021 елда Туфан Имаметдиновның ике спектакле:

–«Таң вакыты» (Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры, Түбән Кама ш.):

–«Драма/ кече формадагы спектакль»;

–«Драма/ режиссер эше»;

–«Драма/ ир-ат роле»;

–«Драма/рәссам эше»;

«Һava» пластик спектакле (MOÑ театр мәйданчыгы): - «Эксперимент» конкурсы номинацияләрендә «Алтын битлек» төп театраль премиясе номинанты була.

Т.Имаметдинов куйган спектакльләр:

– «Сиротливый Запад» М.МакДонах, Милләтләр театры (Мәскәү ш.), 2010 ел.

– «Женитьба» Н.В.Гоголь, Румыния милли театры (Тыргу-Муреш ш.), 2011 ел.

– «Шоша», И.В.Зингер әсәре буенча инсценировка, Милләтләр театры (Мәскәү ш.), 2011 ел.

– «Записки сумасшедшего» Н.В.Гоголь, Вл.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры, 2012 ел.

– «Смерть Тарелкина» А.В.Сухово-Кобылин, Румыния милли театры, венгер труппасы (Тыргу-Муреш ш.), 2013 ел.

– «Стеклянный зверинец» Т.Уильямс, Милләтләр театры (Мәскәү ш.), 2013 ел.

– «Тирәкләр җилдә шаулый» Жеральд Сиблерайс, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма театры (Татарстан Республикасы), 2013 ел.

– «Калигула» А.Камю, Румыния милли театры, венгер труппасы (Тыргу-Муреш ш.), 2014 ел.

– «Любовь людей» Д.Богославский, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ), 2014 ел.

–2014 елда А.П.Чехом исемендәге МХАТ сәхнәсендә Виктория Бугаева әсәре буенча «Глупости» спектаклен куя (Мәскү ш.).

–2017 елда, «Әлиф» бәйсез иҗат берләшмәсе белән берлектә, «Әлиф» спектаклен сәхнәләштерә (Казан ш.).

–2018 елда, «Әлиф» бәйсез иҗат берләшмәсе белән берлектә,  «Шамаил» спектаклен куя (Казан ш.).

–2018 елда, «Әлиф» бәйсез иҗат берләшмәсе белән берлектә, «Әллүки» спектаклен сәхнәләштерә (Казан ш.) .

–2019 елда, «Әлиф» бәйсез иҗат берләшмәсе белән берлектә, «Дәрдемәнд» спектаклен куя (Казан ш.).

—В 2019 елда Горький исемендәге театрда Н.В.Гогольнең «Өйләнү» спектаклен сәхнәләштерә (Нурсолтан ш., Казахстан).

—2020 елда «Татара» спектаклен куя (татар-япон проекты).

—2020 елда MOÑ театр мәйданчыгында «Хава» пластик спектаклен куя (Казан ш.).

—2020 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Полиционер» спектаклен сәхнәләштерә (Казан ш.).

—2020 елда «Здесь больше, чем просто селедка» спектаклен куя («Инклюзион», Мәскәү ш.).

—2021 елда MOÑ театр мәйданчыгында «Рохинджа» спектакль-инсталляциясен сәхнәләштерә (Казан ш.).

—2021 елда Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында «Таң вакыты» спектаклен куя (Түбән Кама ш.).

—2021 елда MOÑ театр мәйданчыгында «Күнегү» спектакль-китабын сәхнәләштерә (Казан ш.).

—2021 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Галәм. Әгъләм» спектаклен сәхнәләштерә (Казан ш.).

2014 елның декабреннән 2020 елның июненә кадәр Туфан Имаметдинов Казан дәүләт  яшь тамашачы театрында (ТЮЗ) баш режиссер вазыйфасын башкара.

ТЮЗда куйган спектакльләре (Казан ш):

– Рут Винекен «Война глазами детей» (Рут Винекен), 2014-2015 еллар сезоны.

– Дж. Родари «Джельсомино в Стране Лжецов» (Дж. Родари), 2015-2016 еллар сезоны.

– «Из глубины…» («Рәссам Винсент Ван Гог»), 2015-2016 еллар сезоны.

– «Маленький принц» (А. де Сент-Экзюпери), 2015-2016 еллар сезоны.

–«Самоубийца» пьесасы буенча «Страсти по Семену Семеновичу» (Н.Эрдман), 2016-2017 еллар сезоны.

– «Мне нужен капитан дальнего плаванья» Спектакль – монологлар.

– «Нос» Н.В. Гоголь,

– «Выстрел» А.С. Пушкин,

– «Бал. Бесы», 2018-2019 еллар сезоны.

– «Зимняя сказка для взрослых» М.Меркушин. Спектакль рәссам Николай Губарев эшләренә нигезләнгән.

2020 елның сентябреннән 2021 елның августына кадәр Туфан Имаметдинов Казан шәһәренең MOÑ театр мәйданчыгының кураторы була.

2021 елда Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.