90 СЕЗОН

Коллектив

ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ

Туган урыны:

Гүзәл Хөсәен кызы Гайнуллина 1976 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасының Сарман районы, Сарман авылында туа.

Мактаулы исеме:

Г.Х. Гайнуллина театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2018) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

Г.Х. Гайнуллина, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша.

РОЛЬЛӘРЕ:

Йәникә – “Идегәй” Нәкый Исәнбәт

Ирина – “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина

Мөнәвәрә – “Утка очкан күбәләктәй…” Нәбирә Гыйматдинова

Фәния – “Полиционер” Илгиз Зәйниев

Фәрештә — “Кар бөртеге маҗаралары” Карина һәм Дмитрий Булычевлар

Ләлә – “Әллә язмыш, әллә ялгыш…” Наталья Нестерова

Сөембикә – “Соңгы риваять” Мәдинә Маликова

Әдилә – “Туй алдыннан” Хәй Вахит

Сания – “Ничек кияүгә чыгарга?” Наил Гаетбай

Ләйсән – “Мәхәббәт чишмәсе” Исламия Мәхмүтова

Хәмидә – “Күрәсем килгән иде…” Исламия Мәхмүтова

Мәрҗәнсылу – “Али баба һәм өч карак” Шамил Фәрхетдинов

Килен – “Канлы туй” Федерико Гарсиа Лорка

Әминә – “Ак тәүбә, кара тәүбә” Туфан Миңнуллин

Фатыйма – “Сүнгән йолдызлар” Кәрим Тинчурин

Эльвира – “Яңадан мәхәббәт турында” Хәй Вахит

Чулпан – “Син бит минем бергенәм…” Исламия Мәхмүтова

Жюли — “Галиҗәнап де Пурсоньяк” Мольер

Катрин – “Кураж ана һәм аның балалары” Бертольт Брехт

Гөлләрә – “Кызлар нигә елый?” Флорид Бүләков

ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ