90 СЕЗОН

Коллектив

ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ

Туган урыны:

Ирек Галимулла улы Хафизов 1976 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылында туа.

Мактаулы исеме:

И.Г. Хафизов театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2017) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

И.Г. Хафизов, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2019 нчы елда Т.Миңнуллинның "Нәзер" әсәре буенча куелган Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектаклендә уйный. Ул "Татаркино" оешмасының кастинг менеджеры буларак та билгеле. 2021 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының профком рәисе.

РОЛЬЛӘРЕ:

Нуретдин – “Җилкәнсезләр” Кәрим Тинчурин

Туктамыш хан – “Идегәй” Нәкый Исәнбәт

Бәхет – “Кияү урлау” Салават Юзеев

Кәрим – “Мәдинә” Илгиз Зәйниев

Ата, Гыйфрит, Ата, Гыйфрит – “Асылкош” Рүзәл Мөхәммәтшин

Мирвәли – “Өч аршын җир” Аяз Гыйләҗев

Сабир – “Син бит минем бергенәм” Исламия Мәхмүтова

Али баба – “Али баба һәм өч карак” Шамил Фәрхетдинов

Хикмәтулла – “Нәзер” Туфан Миңнуллин

Нургали Вагыйзов – “Соңгы әсәр” Кәрим Тинчурин

Марван – “Өти балак Гөлүзә” Юныс Әминов

Рафаэль – “Туй алдыннан” Хәй Вахит

Дана, Ширбәтче – “Йосыф-Зөләйха” Нурмөхәммәт Хисамов

Мәрвән – “Өти балак Гөлүзә” Юныс Әминов

Алмаз – “Мәхәббәт чишмәсе” Исламия Мәхмүтова

Галимҗан – “Күрәсем килгән иде…” Исламия Мәхмүтова

Сәләхетдин – “Сакла, шартламасын!” Кәрим Тинчурин

Полицейский – “Без барыбыз да кешеләр” Эрих Мария Ремарк

Фәндәс – “Өзелгән яфраклар” Рәмзия Габделхакова

Сафа – “Гашыйклар тавы” Илдар Юзеев

Галимҗан – “Эх,алмагачлары!” Шамил Фәрхетдинов

Күзлек – “Әллә язмыш, әллә ялгыш…” Наталья Нестерова

Камыр батыр – “Шүрәле — onlinе” Шамил Фәрхетдинов

Али-баба – “Али-баба һәм өч карак” Шамил Фәрхетдинов

Камил – “Төш” Туфан Миңнуллин

Нургали Вагыйзов – “Соңгы әсәр” Кәрим Тинчурин (И.Гали инсценировкасы)

Сәгыйть Хәкимович Булатов – “Яшерен эзләр” Хәй Вахит

Кияү – “Канлы туй” Федерико Гарсиа Лорка

Низам – “Ак тәүбә, кара тәүбә” Туфан Миңнуллин

Наил – “Яңадан мәхәббәт турында” Хәй Вахит

Эраст – “Галиҗәнап де Пурсоньяк” Мольер

Офицер – “Кураж ана һәм аның балалары” Бертольт Брехт

Айтуган – “Сандугачлар килгән безгә” Илдар Юзеев

Алчын – “Хуҗа Насретдин” Нәкый Исәнбәт

Мәрдән – “Танышу-кавышу театры” Данил Салихов

???????????????????????????????????? ???????????????????????????????????? ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ????????????????????????????????????