90 СЕЗОН

Коллектив
ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ

ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ

Туган урыны:

Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова 1950 елның 30 июнендә Әстерхән өлкәсе Нариман районы, Осиный бугор авылында туа.

Мактаулы исеме:

З.Р. Хәкимҗанова театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының халык артисты" (2003) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

З.Р. Хәкимҗанова 1966 нчы елда Әстерхан "Татар халык театры"нда эшли башлый, шул ук вакытта читтән торып, Әстерхан мәдәни-агарту училищесында белем ала.

Театрда:

Әстерхан Татар халык театрында эшләгән дәвердә, "Театр язы" фестивалендә бик күп җиңүләр яулаган Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова, 1974 нче елда элеккеге Республика Күчмә - бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә килә. Театрда беренче эше К.Гольдони әсәре буенча куелган "Ике хуҗаның хезмәтчесе" спектаклендә Джакомо роле була.

РОЛЬЛӘРЕ:

Рәсимә – “Яратам! Бетте-китте!” Ләйсән Әминова

Разыя –  “Полиционер” Илгиз Зәйниев

Таифә карчык – “Өч аршын җир” Аяз Гыйләҗев

Министр  урынбасарының хатыны —  “Әллә язмыш, әллә ялгыш…” Наталья Нестерова

Маһирә –  “Туй алдыннан” Хәй Вахит

Гөләндәм – “Бер тамчы ярату” Нәбирә Гыйматдинова

Әби —  “Күрәсем килгән иде…” Исламия Мәүхмүтова

Мәхрүзә – “Төн яна учакта” Хәбир Ибраһим

Наилә — “Гайфи бабай, өйлән давай!” Гөлшат Зәйнәшева

Фәүзия — “Төш” Туфан Миңнуллин

Хуҗабикә – “Без барыбыз да кешеләр” Эрих Мария Ремарк

Гөлбану – “Назлы кияү” Кәрим Тинчурин

Нурзадә әби – “Эх,алмагачлары!” Шамил Фәрхетдинов

Убырлы – “Шүрәле- online” Шамил Фәрхетдинов

Хатимә – “Сөяркә” Сәет Шәкүров

Балбикә – “Аты барның – дәрте бар” Наил Гаетбаев

Җиһан – “Ак калфак” Мирхәйдәр Фәйзи

Маһирә – “Яңадан мәхәббәт турында” Хәй Вахит

Алсубикә – “Карт гашыйк” Сәет Шәкүров

Сәхилә – “Хуҗа Насретдин” Нәкый Исәнбәт

Надя — “Хыянәтче” Андрей Макаёнок

Урсула – “Гаугалы гаилә” Вильям Шекспир

Клариче — “Ике хуҗаның хезмәтчесе” Карл Гольдони

Нәзимә — “Атасының кызы” Исфандияр

Алинә — “Ак тәүбә, кара тәүбә” Туфан Миңнуллин

Зеби — “Соңгы атыш” Улмәс Үмәрбәков

Айсылу — “Ташкыннар” Таҗи Гыйззәт

Бибиҗамал — “Кияүләр” Хәй Вахит

Гөлчирә — “Әниемнең ак күлмәге” Шәриф Хөсәенов

Гәйшә — “Бәхетле килен” Хәбир Ибраһим

Маһирә — “Яңадан мәхәббәт турында” Хәй Вахит

Рәмзия — “Бала баласы балдан татлы” Мансур Гыйләҗев

Аида — “Тол хатыннар көймәсе” Ирина Грекова

Понсия – “Бернарда Альба йорты” Федерико Гарсиа Лорка

Сөмбел – “Гөнаһлы хатын” Мария Сторожева

Повар малай, Джакомо – “Ике хуҗаның хезмәтчесе” Карл Гольдони

Бәдриҗамал, Сәрвиназ – “Шикәрем син, балым син” Аяз Гыйләҗев

Илсөяр – “Без бит авыл малае” Туфан Миңнуллин

Туташ (Зәйтүнә) – “Сират күпере” Рабит Батулла

Фаягөл – “Хушлашырга безгә иртәрәк әле” Ризван Хәмид

Гөлнара – “Ир бирмәк, җан бирмәк” Ринат Суфиев

Фәүзия – “Игълан буенча өйләнү” В.Константинов

Мәрфуга – “Париж егете Әлфәнис” Лек Вәлиев

ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ Dom Bernardo Alba ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ