МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ
Туган урыны:
Сәлим Григорий улы Мифтахов 1947 елның 2 февралендә Украина ССРның Полтава шәһәрендә туа.
Мактаулы исеме:
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1983)
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2022)
Белеме:
С.Г. Мифтахов 1965 нче елда Казан театр училищесына укырга керә. Укуын, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1970 нче елда тәмамлый.
Театрда:
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов 1970 нче елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1982 нче елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында артист булып эшли. 1982 нче елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә күчә. 2005 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә.
Рольләре:
Мирза
Туган-тумача
Мифтах
Ай, былбылым!
Субра
Идегәй
Исмәгыйль
Хан кызы Турандык
Шәйхразый
Өч аршын җир
Мирсәет Нәсыйхович
Эх, алмагачлары!
Сәлим
Мәхәббәт баскычы
Әхмәтҗан
Гөләндәм туташ хатирәсе
Бәхтияров
Соңгы әсәр
Мияссәр
Ефәк баулы былбыл кош
Мияссәр
Ефәк баулы былбыл кош
Бәхтияров
Соңгы әсәр
Әхмәтҗан
Гөләндәм туташ хатирәсе
Альберт
Бәйрәм белән, кызлар!
Шакир
Төн яна учакта
Миңлехәбиб
Танышулар-кавышулар
Чичән
Йосыф-Зөләйха
Сафуан
Бер тамчы ярату
Төхбәй
Гөлшаян
Кол шәриф сәет
Соңгы риваять