Коллектив

МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ УЛЫ

Туган урыны:

Сәлим Григорий улы Мифтахов Украина ССРның Полтава шәһәрендә туа.

Мактаулы исеме:

С.Г. Мифтахов театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" (1983) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

С.Г. Мифтахов 1965 нче елда Казан театр училищесына укырга керә. Укуын, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1970 нче елда тәмамлый.

Театрда:

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов 1970 нче елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1982 нче елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында артист булып эшли. 1982 нче елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә күчә. 2005 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә.