Коллектив

МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ РАФАЭЛЬ КЫЗЫ

Туган елы:

21 Август 1952

Туган урыны:

Ләлә Рафаэль кызы Миңнуллина Казан шәһәрендә туа.

Мактаулы исеме:

Л.Р. Миңнуллина театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының халык артисты" (1999) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

Л.Р. Миңнуллина урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970 нче елда Казан театр училищесына укырга керә. Ул анда Хәким Сәлимҗанов, Марсель Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Анна Гацулина, Әлфия Айдарская һ.б. күренекле шәхесләрдән белем ала.

Театрда:

Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина Казан театр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, 1974 нче елда элеккеге Республика Күчмә - бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. 2013 нче елда ул фидакарь хезмәте өчен "Таяныч һәм авторитет" номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия була.