
ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ ХӘЙДӘР УЛЫ
Туган урыны:
Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров 1989 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа.
Белеме:
З.Х. Закиров 2004-2008 нче елларда Казан театр училищесында укый. 2008-2012 нче елларда Россия театр сәнгате академиясен (ГИТИС) тәмамлый (Л.Е. Хейфец остаханәсе).
Театрда:
Зөлфәт Закиров К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 2012 нче елдан артист булып эшли башлый. 2012 нче елдан Казан театр училищесында Актерлык осталыгы укыта. 2013 нче елда Разил Вәлиев әсәре буенча куелган "Язмышым юллары" спектаклендә катнашуы өчен "Иң яхшы ансамбль" номинациясендә "Тантана" Республика театр премиясенә лаек булды.