
ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ ЗАҺИТ КЫЗЫ
Туган урыны:
Люция Заһит кызы Галләмова 1957 елның 25 февралендә Татарстан Республикасының Апас районы, Югары Балтай авылында туа.
Мактаулы исеме:
Л.З. Галләмова театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2003) дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Белеме:
Л.З. Галләмова 1974-1978 нче елларда Казан театр училищесында укый. Курс җитәкчеләре - Марсель Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова.
Театрда:
Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1987-1980 нче елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә алып баручы булып эшли. 1980 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. 1998 нче елда Төрки халыкларның I "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә, И.Грекованың "Тол хатыннар көймәсе" спектаклендә Кәримә роле өчен, "Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә җиңү яулый.