90 СЕЗОН

Кызыклы вакыйгалар

«Боярский түгел әллә кем булсын!»


Туксанынчы елларда К.Тинчурин театрында Михаил Боярский чыгыш ясаган икән. Шул дәвердә театрның коменданты булып Нәзирә исемле апа эшләгән. Ул инде җаны, тәне белән театрны яратучылардан булган. Грим бүлмәләре яныннан үтеп барганда тәмәке төтене исен тоеп алган да, грим бүлмәсен ачкан. Бакса, Боярский тәмәке тартып утыра, ди. Нәзирә апа әйбәтләп, шелтәли-шелтәли тегене сүккән. «Как тебе не стыдно!» сүзләрен дә кыстырган булса кирәк. Үзебезнең актерлардан кайсысыдыр: «Нишлисең, ул бит Боярский!» – дигән. Нәзирә апа ярсуыннан туктамый гына: «Боярский түгел әллә кем булсын, монда үзебезнекеләрнең дә тартканы юк әле!» – дигән. Михаил Боярский, гафулар үтенеп, тәмәке тартуын туктаткан, ди!