91 СЕЗОН

Проектлар

«13 нче аудитория»

«13 нче аудитория» проекты – Кәрим Тинчурин театры спектакльләрен карап, студентларны театр сәнгатенә җәлеп итә торган мәдәни-агарту чарасы.

Максаты:

– Яшьләрне театр белән таныштыру, аларның сәнгатькә һәм мәдәнияткә кызыксынуларын арттыру.

– Студентлар, актерлар һәм югары уку йортлары укытучылары арасында интеллектуаль диалог мәйданы төзү.

Форматы:

  1. Спектакль карау– студентлар Тинчурин театрында куелган спектакльне тамаша кыла.
  2. Эксперт белән бәхәс – спектакльне караганнан соң, югары уку йорты мөгаллиме, аның сәнгати үзенчәлекләре һәм социаль-мәдәни контексты аша анализлап, лекция-бәхәс үткәрә.
  3. Сорауларга җавап бирү – студентлар спектакль сюжетын, актерлар уенын һәм режиссер интерпретациясен тирәнрәк өйрәнә.

Көтелгән нәтиҗә:

– Яшьләрдә тәнкыйди фикерләү һәм эстетиканы тоемлау хисен үстерү.

– Театр белән мәгариф өлкәләре арасында бәйләнешне ныгыту.

– Театр сәнгатен студентлар арасында популярлаштыру.

Проект студентларга мәдәният өлкәсендә белем биреп кенә калмый, бер үк вакытта фикерли белүче яңа буын тамашачыларын формалаштырырга да ярдәм итә.