Спецпроектлар

Әсәр. Тамашачы. Сәхнә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Әсәр.Тамашачы.Сәхнә” дип аталган проект тәкъдим итә. Проект кысаларында, театр артистлары автор тәкъдим иткән әсәрне тамашачылар алдында күмәк укыячак. Соңыннан автор катнашында укылган әсәр буенча фикер алышу булачак. Пьеса укулар театр музеенда үтә. Әлеге проектның авторы театрыбызның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова.