Спецпроектлар

Тинчурин театры+

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры театр сөючеләр өчен “Тинчурин театры+” универсаль театраль проектын тәкъдим итә.

Әлеге проект кысаларында театр тамашачылар белән яңа куелган спектакльләр буенча фикер алышулар, иҗат төркеме һәм спектакльдә катнашучы артистлар белән төрле кызыклы очрашулар үткәрәчәк. Әлбәттә, “Тинчурин театры+” билгеле бер спектакль хакында сөйләшүне генә күз алдында тотмый. Универсаль проектның темалары төрле бәйрәмнәргә, театрдагы кызыклы һәм истәлекле вакыйгаларга бәйле рәвештә үзгәреп торачак. Ул укучыларны, студентларны, балаларны һәм олыларны театр яңалыклары белән таныштырачак; аларның мәдәнияткә, театр сәнгатенә кагылышлы күп кенә сорауларына җавап табарга да булышачак. Тамашачылар белән ике араны тагы да якынайтачак бу очрашып-күрешүләр, театр бинасыннан тыш, төрле мәйданнарда: югары уку йортларында, китапханәләрдә, музейларда, парк-скверларда түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, театраль экскурслар, мастер класслар, мавыктыргыч уеннар форматында үтәчәк.