Спецпроектлар

Республика мәктәпләре арасында үткәрелә торган “Ул кабызган утлар балкышы” конкурсы

Конкурс Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында үткәрелә.

Әлеге конкурс Татарстан  Республикасының барлык район мәктәпләре катнашында беренче тапкыр 2012 нче елда үткәрелде. Татарстан Республикасы Казан шәһәре һәм Республиканың район мәктәпләре  белән Кәрим Тинчуринның иҗатына  багышланган Конкурс үткәрү —  татар театрлары һәм мәктәпләре арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты  ясый.

Конкурсның максат һәм бурычлары:

 – Кәрим Тинчуринның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;

– Кәрим Тинчурин  иҗатына  таянып, гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучыларда һәм яшүсмерләрдә эстетик, рухи тәрбия  үсешен активлаштыру;

– балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, музыкага һәм хореографиягә тарту;

– сәнгатьнең  кайбер төрләрендә талантлы яшьләрне ачу, аларга булышлык итү;

– татар халкының  мәңгелек традицияләренә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү;

– классик әдәбият аша дөньяга карашны киңәйтү;

Гамәлгә куючылар  һәм оештыручылар:

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;

– Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы;

– ДБО “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры”

Татарстан Республикасының район мәктәпләрен оештыру һәм сайлап алу турларын уздыру  өчен җаваплы театрлар:

– ДБО “ Чаллы татар дәүләт драма театры”;

– ДБО “Буа дәүләт драма театры”

 Конкурсны оештыру һәм үткәрү тәртибе:

Конкурска җибәрелгән  иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирә.

Конкурста катнашу бушлай. Конкурска җибәрелгән эшләр кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.

Конкурста катнашучылар:

Конкурста Татарстан Республикасы гомумбелем мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурсның тематикасы:

Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан һәм милли классик драматургиянең асыл үрнәкләреннән сәнгать эшләре күрсәтү карала.