К.Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестивале К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә. Беренче фестиваль 1991 елда узды һәм Республика статусына ия булды. Мәдәният министрлыгы карары буенча фестивальдә Татарстан Республикасының барлык профессиональ театрлары һәм Рәсәй профессиональ татар театрлары катнашты. Алда узган (1991, 1992 елгы) Кәрим Тинчурин фестивале театрларның үзләрендә, билгеле бер таләпләр куелып, тулы бер сезон буенча барды. Сезон ахырында нәтиҗә чыгарылды. Ләкин мондый программа буенча эшләү бик уңайлы булмады. Театр коллективлары өчен бер-берсенең спектакльләрен карау һәм аралашу мөмкинлеге юк иде. Иҗат коллективларының бердәм соравы буенча, фестивальне билгеле бер вакытта, бер урында (Казан-27 март- Театр көне) уздыру хәл ителде. Шулай ук фестивальне ел саен түгел, ә ике елга бер мәртәбә уздыру гамәлгә кертелде. Бу инде иҗат коллективларын ике сезон эчендә куелган иң яхшы спектакльләрне сайлап алу мөмкинлеген тудырды.
III,IV,V Кәрим Тинчурин фестивальләре нәкъ шул тәртиптә узды. Мәртәбәле жюри әгъзалары театр коллективларына үз бәяләрен бирде. Фестивальләр эчтәлекле, дәрәҗәле, хәрәкәтчән узды. Ул театр коллективлары өчен генә түгел, тамашачы өчен дә кызыклы иде. 1998 елда Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан Төрки халыкларның VI халыкара «Нәүрүз» фестивален Казан шәһәрендә уздырылуы турында карар кабул ителә. Шуңа бәйле һәм башка сәбәпләр аркасында, Тинчурин фестивале гамәлдән төшеп кала. 2012 елны Кәрим Тинчурин фестивален уздыру, яңадан (исеме үзгәртелеп) гамәлгә кертелде.
Милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале татар халкының бөек улы, татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринга 125 ел тулуга багышланды.