Спецпроектлар

КВЕСТ

Тинчурин театры балаларда театр сәнгатенә мәхәббәтне төрле кызыклы мастер-класс һәм мавыктыргыч экскурсияләр аша уятырга омтыла. Театрыбызда мондый төр чаралар нәкъ шул уңайдан оештырыла һәм, һичшиксез, куйган максатларыбызга ирешәбез. Балаларның бик теләп мастер-классларда катнашуы, канәгать елмаюлар моның ачык мисалы булып тора.