92 СЕЗОН

Проектлар

Интеллектуаль уен

2024 елның февралендә, 90 нчы театраль сезонда, «Интеллектуаль уен» дип исемләнгән проект старт алды.

Проект даими рәвештә айга 1 тапкыр уздырыла. Аның максаты: яшьләрне берләштерү, алар өчен коммьюнити-киңлек булдыру.

Квизда катнашу бушлай. Уен татар телендә уза.

Катнашучыларны Тинчурин театры, аның тарихы, репертуары белән бәйле сораулар, кызыклы танышулар, уңай эмоцияләр көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырыла.

Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк. Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин. Командасы булмаган, тик уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплый.

Проект кураторы: Гыймадиева Гөлназ Маликовна, тел: 236-53-43.

 

26 март

 

24 апрель

 

21 май