91 СЕЗОН

Проектлар

 «Белем вакыты» белем бирү проекты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Белем вакыты» белем бирү проекты – лекцияләр циклы старт алды. Яңа проект театр, репертуардагы спектакльләр, дөньяви сорауларга багышлана.

Проектның «Хыялга бер адым: тарих ни сөйли?» дип исемләнгән беренче лекциясе 23 гыйнварда узды. Спикер буларак Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин чыгыш ясады. Әлеге лекция 2024 елның декабрендә премьерасы булган, тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән «Хыялга бер адым» спектакленә багышланды.

Икенче лекция «Мәхәббәттән — мәхәббәткә» дип аталды. Биредә катнашучылар сөю телен аңларга өйрәнде, ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләрендәге иң мөһим 5 серне белде. Шулай ук ничек бер-береңне ишетә белергә һәм үз-үзең белән ничек бәхетле булырга дигән темага тренинг үтте. Чараның спикеры Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева булды.