Проектлар

АЧЫК СӘХНӘ

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры татар театрлары арасында иң беренчеләрдән булып, ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлады. АЧЫК СӘХНӘ проекты кысаларында, театр ишегалдында урнаштырылган махсус сәхнәдә, тамашачылар төрле спектакльләр тамаша кыла ала. Урыннар барлыгы 100 кешегә исәпләнгән. Сәхнә урыны да, тамашачылар утыра торган зона да бөркәнгечләр белән капланган.