Ул артист буласын балачактан ук белгән. Һәм һөнәренә тугры калган — менә инде 31 ел гомерен Тинчурин театрына багышлый. Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов турында. Быел бишенче дистәсен ваклаганда, сәхнәдә уйнап узган үткәннәренә кайтып килергә булдык.
– Ренат абый, сезгә 50 яшь биреп булмый, яшәрә генә барасыз кебек. Берничә елны артка чигереп, балачагыгызны искә төшерик әле. Питрәчнең Шәле авылы егетен театрга нәрсә алып килде икән?
− Рәхмәт! Мин урта хәлле, интеллигент гаиләдә туганмын. Әни мәктәптә химия буенча лаборантка булып эшләде, әти котельныйда − мәктәп җылытты. Мин авыл эшен күреп-белеп үссәм дә, төп һөнәрем иҗатка бәйле булды. Хәер, артист булу теләгем балачакта ук барлыкка килде. Үземне башка һөнәрдә күзалламадым да.
− Барыбер кемдер яки нәрсәдер этәргеч булгандыр?
− Балачакта урындыкка басып шигырь сөйләсәм, соңрак авыл клубында спектакльләрдә катнашып «йолдыз» булулар мине шул юнәлешкә илткәндер. Аннары икенче этәргеч булып курай белән кызыксынуым тора. Бүгенге көндә рәхәтләнеп уйныйм. Тагын бер сәбәпчеләрем − апаларым. Әти-әни эштә булганда, уртанчы апам мине төрле образга киендереп уйный иде. Ул кушканча «Патша кызы» яки «Хәтәр егет» булып озак уйнадым мин. Ә бит менә шул уеннар сәнгатькә юл ярган…
− Һәм театр училищесына кереп бер дә ялгышмагансыз!
− Әлбәттә! Әле мин аның көнен дә хәтерлим! 17 сентябрь көнне 10 класска барган җирдән «театр училищесына егетләр җитми» дигән хәбәрне ишеттек. Һәм ике дә уйламыйча бер төркем егетләр җыелышып шунда киттек. Ул вакытта өч турны барысын бергә уздырдылар. Шулай итеп, Илдар абый Хәйруллин курсына укырга кердек. Безнең белән Арчадан Фәнис Җиһанша да эләкте. Аның белән бергә тулай торакта яшәдек, бергә укып йөрдек. Ул мәдәният институтына укырга китте һәм Камал театрында эшли башлады. Безнең курстан чыкканнарның берсе дә Камал театрына эләкмәде. Марсель абый Сәлимҗановның: «Әгәр бер курстан ике артист чыга икән − бу инде уңышлы курс!» − дия торган иде. Ул яктан без Илдар абыйның бәхетле курсларының берсе булдык. Чөнки бездән ике генә түгел, бик күп артистлар чыкты. Хәзерге көндә театр өлкәсендә эшләүчеләр дә бар.
− Берзаман Илдар абый Хәйруллин курсын тәмамлаган яшьләр Тинчурин театрына эшкә килде. Аларның берсе — сез…
− Безнең курстан өч кешене − Лилия Мәхмүтова, Илсөяр Сафиуллина һәм мине Тинчурин театрына алдылар. Без Лилия белән бер якта яшәгәнгә, укырга бергә йөри идек. Ул минем тырышып укуымны теләп төрле киңәшләрен бирде: «Ринат, син бит укый аласың, монда авыр әйбер күтәрәсе юк, тавыш һәм гәүдә белән эшлисе. Әйдә, тырыш әле, «3»легә укып йөрмә!» − дигән сүзләре минем күңелгә тиде. Һәм мин «4» һәм «5» билгеләренә укып стипендия ала башладым. Бер яктан канатландырып торучым − Лилия булса, икенче яктан Илдар абый Хәйруллин бик күп нәрсәгә өйрәтте. Ул безгә артист һөнәренең нигезен аңлатты. Театрда эшли башлагач, шул фундамент өстенә диварлар өя башладык. Һәм артист тормышының авырлыклары белән очраштык. Мәсәлән, спектакльләр куя башлаганда минем никтер башта уңышлы килеп чыкмый иде. Һәм мин училищеда алган белемем генә җитмәгәнен, тәҗрибә кирәк булуына инандым. Ә ул тырышлык белән килә. Ир-ат халкы ялкаурак була бит инде, түбәсенә кундырмасаң, эшләмәскә дә мөмкин. Минем белән дә шулай булды. Ул вакытта режиссёр Исламия Мәхмүтова «Резедәкәй» спектаклен куйды. Мин анда − Гәбделхәйне, Лилия − Резедәне уйнады. Мин никтер режиссёрның аңлатуына «эшлим мин аны» дип, иртәгесе көннәргә суза башладым. Исламия ханым түзмәде, сәхнәгә йөгереп менде дә: «Хәзер Шәлеңә елап кайтып китәсең!» − дип бер генә әйтте − мин тырышып эшли башладым. Чөнки ул вакытта инде мин аның кияве идем. Исламия Мәхмүтованың кияве була торып аның алдында ким-хур булып йөрүне оят санадым. Режиссёр сүзен тыңлап Гәбделхәй ролемне үстердем, баеттым. «Резедәкәй» спектаклен тамашачы бик яратты!
− Беренче уңышлы ролегездән соң канатлар үсеп киткәндер. Аннары бер-бер артлы спектакльләрдә уйнагансыздыр?
− Мин аена 27 шәр спектакльдә уйный идем. Бу рекордны әлеге көнгә кадәр уза алган артист юк. Миннән Наил абый Шәйхетдинов 25 роле белән калышып бара иде. Мин иң элек тамашачыга «Исламия кияве» буларак танылдым. Мин ул гаиләгә − Мәхмүтовлар династиясенә кергәнмен икән − алай кабул итүдән беркая китеп булмый. Мин китәргә теләмәдем дә.
− Сезне тамашачы бер яктан артист буларак белсә, икенчедән сез − Мәхмүтовлар кияве. Сезне әлеге данлыклы гаилә ничек кабул итте?
− Лилия белән дус булуыбызны беләләр иде. Мин авылдан чыгып киткәч, Лилия хәтта миңа әти-әнине алыштырды дияр идем. Хәзер дә шундый ул. Ә кияү буларак кабул итүләренә килгәндә, Исламия ханым башта курыккан булган. Беренчедән, мин Лилиядән яшьрәк, шуңа мине уйнар-уйнар да ташлап китәр дип уйлаган. Хәлил бабай исә мине башта ук үз итте. «Исламия кияүләре әллә ни мөгезле булмыйлар, менә шундый авыл малае булалар!» диде ул. Һәм шулай булды да: без аның белән барлык эшләрне бергәләп башкардык. Мин авыл эшеннән курка торган кеше түгел.
− Ә сезнең әти-әниегез нәрсә диде?
− Кайттым да: «Әни, мин өйләнәм», − дидем. Беренче сораулары «Кем ул?» булды. Лилия дигәч аңладылар. Әнинең апасы Фирдәвес апа: «Яратсаң, өйлән. Кешенең бәхетен җимерергә ярамый», − дип төпле фикерен әйтте. Шулай итеп, Лилиянең кулын сорарга бардык. Ул гаиләгә кергәндә мин үземә бик зур җаваплылык алдым. Чөнки алар беркайчан да кеше алдында начар булырга тиеш түгел, дигән фикердә идем. Өйдә дә начар булмаска тырыштык. Дөрес, савыт-саба шалтырамый тормый инде ул, әмма андый вакытта тизрәк хәл итү ягын карадык. Хәзер дә Лилия белән шулай яшибез, Аллага шөкер! Кеше алдында да, үзебез алдында да йөзебез ак.
− Сез − артистлар гаиләсе. Сәхнәдә бергә уйный торган рольләрегез күп түгел. Аның башка артист белән уйнавына көнләшә идегезме?
− Мин мәхәббәтемне − Лилияне театрда таптым. Артист кешегә гаилә корырга артист кирәк. Гомумән, артистның ул образ гамәлләреннән көнләшергә ярамый. Ул бит артист! Әйе, Лилия күбрәк башка артист белән уйнады. Мин көнләшмәдем. Ул сәхнәдә минем хатын түгел, ә өйдә ул − минеке, менә анда көнләшсәң дә була (көлә). Лилия көнләшергә сәбәп бирмәде. Ул минеке генә түгел, Лилия − татар халкының яраткан артисты да. Аның үз тамашачысы бар. Шуңа монда көнләшү урынсыз. «Резедәкәй»дә ул Илдус Фәиз белән уйнады. Шулай берсендә өйгә кайтты да: «Мин Зөфәргә гашыйк!» дип әйтеп салды. Мин әллә ниләр уйларга өлгердем. Аннары ул Резедә буларак Илдусның образына гашыйк икәнен әйтте. Артист кешенең партнёрына карата симпатиясе сизелергә тиеш, юкса тамашачы мәхәббәтне күпме уйнасаң да ышанмаячак.
− Күңелегезгә якын образ?
− Комедиядә уйнау күңелгә якынрак. Килешәм, җитди характерлы рольдә дә тырышырга кирәк, әмма андый образыңа, акыллы кыяфәт чыгарып, бер сүзсез карап торуың белән дә ышандыра аласың. Ә менә кешене көлдерү авыррак. Аның өчен син үз калыбыңнан чыгарга тиешсең. Аннары чаманы белү-тоемлау да мөһим, чөнки театр сәхнәсе билдән түбән шаяруны яратмый, кабул да итми.
− Дөньякүләм классик әсәр герое булу − һәр артистның хыялы. Сезнең мисалда андый роль хәтер дәфтәренә кереп калдымы?
− Һәр яшь артистның Гамлетны уйныйсы килә, сүз дә юк. Минем күңелдә Гамлетны уйнау теләге булгандыр, әмма мин аны уйнамадым. Мин Король Клавдийны уйнадым! Ул тискәре образ. Ә антигеройны уйнау ул күпкә катлаулы. Хәер, рольнең зурысы-кечесе юк инде аның, иң мөһиме − тамашачыны ышандыру.
− Артист булу − сезнең тормышта һөнәрме, әллә инде яшәү рәвешенә дә керәме?
− Артист булуны һөнәр итеп кенә карасаң − театрда озак эшләп булмый. Хезмәтең ләззәт тә бирә икән − менә бу бәхет! Эш ләззәт бирмәсә, театрда эшләп кала алмас идем. Мин эшләгәндә килеп китүчеләр шактый булды. Һәрберсенең дә үз сәбәбе бар иде. Спектакльне уйнау берни түгел ул, ә менә шуннан соң халыкка баш игәндә җылы алкышларны ишетү − тиңсез ләззәт! Артистка һәрвакыт эш булып торуы кирәк. Режиссёр шкафны уйнарга куша икән − син чыгып шкафны уйныйсың. Һәм шуңа халыкны ышандырасың. Ә эш булмаса артист бәргәләнә башлый. Режиссёр − спектакльнең рәссамы, артист − буяулар гына. Ә ничек буярга икәнен режиссёр хәл итә. Премьера уйнаган көнне без иң беренче чиратта режиссёрның эшен күрсәтәбез. Спектакльне 5-6 тапкыр куйгач, аның эше белән артистның тырышлык нәтиҗәсен күрәбез.
Автор: Рафида Галимзянова
Источник: журнал «Сәхнә»