Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәләт драма һәм комедия театрында 23-24 октябрь көннәрендә сезонның беренче премьерасы узды. “Хыялый” лирик комедиясен (драматург – Салават Әбүзәров) режиссер Илшат Мөхетдинов сәхнәләштергән.
Гадәттәгедән аермалы буларак, спектакль башында ук вакыйгалар барган урын келәт өстенә “үрмәли” дә куя. Гыйззәт карт (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов) белән Шәрифә карчыкның (Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина) нинди икәннәре нәкъ менә биредә ачыла да инде. Хыял илендә яшәгән романтик карт – карчыкның капма-каршысы. Чөнки Шәрифә – реалист, хыялларга чума белми (ә, бәлки, теләмидер дә?). Самавыр морҗасы кадәр морҗадан телескоп ясаган бабайны романтик, дими, ни дисең инде?! Ул шушы ачышы ярдәмендә йолдызлар күзәтә, хатыны исә аннан… бәрәңге бакчасын! Йолдызлар белән бәрәңге бакчасы – җир белән күк арасы шул. Спектакль дәвамында без бу романтик һәм реалистның каршылыкларын даими күзәтәбез.
Шушы хыяллары белән яшәве Гыйззәткә (яше олы булуга карамастан) үзен егетләрчә итеп хис итәргә мөмкинлек бирә. Әнә, аның кордашы Закирның (Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов) биле авырта, таяк белән генә йөри. Гыйззәт яшь кызга гашыйк булгач, хыял канатлары тагын да үсә төшә: ыспай киенеп йөри, әллә ничә потлы герләр күтәрә һәм әллә нинди серле әйбер ясый башлый. Гыйззәт үзе дә хыялый булуын бер тапкыр да яшерми: “Хыялсыз кеше – канатсыз кош, хыял – юл күрсәтүче йолдыз”, – ди ул.
Карт белән карчык өенә авыл Советы рәисе Сәлимнең (Айдар Фәтхрахманов) шәфкать туташы Йолдызны (Гүзәл Галиуллина) алып килүе Гыйззәт бабайны тагын да үзгәртеп куя. Кан басымы – “космонавтларныкы”, ә йөрәге – “трактор моторы” кебек дигән диагноз куя аңа табиб. Уйлап тапкан әйбере дә очкыч була картның! Тик шушы ачышын хатыны гына кабул итә алмый: Шәрифә аны вата. Шулай итеп, бабайның хыял канатларын өзә.
Спектакль декорацияләре катлаулы түгел, гадәти. Шулай ук ут куючы режиссер – “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты Илшат Сәяховның да әлеге спектакльдәге мөһим урынын аерым әйтергә кирәк. Тамашаның икенче өлешендә сәхнәдә чиләкләр пәйда була. Алар урындыкка да әверелә. Шул ук вакытта әсәрдәге парлар – Гыйззәт-Шәрифә, Йолдыз-Сәлим, яшь Гыйззәт–яшь Шәрифә ул чиләкләрне күтәрә, алар астында ут яна торган лампочкалар булып чыга. Димәк, яшьләрнең күңелләрендә мәхәббәт очкыны кабына, ә өлкәннәрнең күңелендә ул тагын да ныгый төшә дигән сүз. Ни булса да, Гыйззәт бабай ахыр чиктә йолдызлы хыялын тормышка ашырып, очкычы белән күккә күтәрелә.
Спектакльнең пластик ягына аерым тукталмыйча булмый. Постановканың башында ук безнең игътибарны яшь Гыйззәт (Булат Зиннәтуллин) белән яшь Шәрифә (Лилия Камалиева) җәлеп итте. Аларның катлаулы алымнар ясавы, егетнең кызны әйләндерүе сокландырды. Шәрифә – ак күлмәктән, Гыйззәт тә – ап-ак күлмәк-чалбардан. Әйтерсең лә, алар инде әллә кайчан узган яшьлектән, төшкә әйләнеп кайтканнар. Аларның биюләрендә бер-берсенә булган сөюләре һәм Гыйззәтнең хыяллары чагыла иде сыман. Гомумән алганда, бу хореографик алымның хәзер инде өлкән яшькә җиткән Гыйззәт белән Шәрифәнең тормыш мизгелләре арасына килеп керүе аерым бер мәгънәгә ия. Чыннан да, әлеге хореографик номерлар спектакльгә җанлылык, серлелек өсти.
…Яңа режиссердан, әлбәттә, күңелдә ниндидер серле ышаныч һәм могҗиза көтү булды. Тик “менә хәзер, менә хәзер иң кызыгы була”, дип көтсәк тә, бу ышаныч ничектер ахырына кадәр тормышка ашмады һәм, күктә эленеп калды кебек тоелды…
Автор — Алинә Минневәлиева
Чыганак — http://yalkyn.ru/news/bu-tema/tinchurin-skhnsend-khyyalyy