90 СЕЗОН

Новости

Өч аршын җиргә кем хуҗа? (Автор — Чулпан Гарифуллина, Чыганак — «Ватаным Татарстан»)

Халыкта “Иленнән аерылган – канаты каерылган” дигән мәкаль бар. Ә ил үзе үк кешене аерылырга мәҗбүр итсә? Андый вакытта кешенең туган туфрагын каргап, чит-ят җирләрдә сукбай хәлендә йөрергә, соңыннан анда таба алмаган җылыны, туган якка кайтып, өч аршын җир кисәгендә эзләргә хакы бармы? Кадерле өч аршын җиргә лаекмы соң ул? Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәре буенча куелган сезонның икенче премьерасында шушы сорауларга җавап эзләп карадык. Әсәрне “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев сәхнәләштерде.

“Мирвәли белән Шәмсегаян әтигә тынгы бирмәгән”

Прозаны сәхнәгә чыгару җиңел түгел. “Өч аршын җир” пьеса буларак иҗат ителмәгән. Әмма спектакльнең уңышында шикләнүләр юк. Һәрхәлдә, күренекле язучының гаиләсе шундый фикерен җиткерде. Аяз Гыйләҗев үзе дә бит татар театры исән чакта, бу әсәр сәхнәдән төшмәс дип юрап калдырган була. Ул язган инсценировкасы барлыгы да билгеле. Тинчурин театры белән драматургны исә аерым дуслык җепләре дә бәйли икән әле. Аяз Гыйләҗевнең әсәрләре сәхнәгә менү этабын шушы бинадан башлана. Сүз уңаеннан, хәзер Тинчурин театрында авторның “Ефәк баулы былбыл кош” әсәрен дә күрергә мөмкин.

Әдипнең олы улы, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев күчмә театрда барган спектакльләрнең уңышына тәэсир итүче берничә фактор барлыгын әйтте.

– Авторның әсәре сыйфатлы, замана таләпләренә җавап бирерлек тексты, режиссерның автор белән фикердәш булуы, театрда уйный торган актерлар – барысы да спектакльнең уңышына йогынты ясый. Актер бигрәк тә, чөнки ул – авторның ниятен, тел төбен тамашачыга җиткерә. Әтинең Камал театрында әсәрләре күп куелмады, булганнары да озын гомерле түгел иде. Ә менә күчмә театрда зур уңыш белән барды. Әлмәттә дә шул ук феномен, – диде ул. – Яңа буын әти иҗатын ничек аңлый икән? Илгиз Зәйниев ничек күрә? Премьераны түземсезлек, дулкынлану белән көттек. Без гел тарихка борылып карарга тиеш, чөнки тарих – ул гыйбрәт, тәҗрибә.

Драматург Мансур Гыйләҗев әлеге әсәрнең серен ихластан язылган һәм тирән мәгънәле булуында күрә.

– “Өч аршын җир” – әтинең иң көчле әсәре. Әти ул чорны бик яхшы белгән. Бөек рәссам Микеланджело: “Минем образларым минем арттан йөри, тынычланырга ирек бирми” – дигән бит. Мирвәли дә, Шәмсегаян да әтигә тынгылык бирмәгәндер. Шуңа күрә алар турында язган ул, – диде ул. – Әтиебез бик акыллы кеше булган. Ул әлеге әсәргә карата дәүләтнең, партиянең каршы буласын да бик яхшы белгән! Әмма ул аны барыбер язган, курыкмаган. Шуңа да бу әсәр мәңге яшәчәк, чөнки аның нигезендә ихласлык һәм материалны яхшы белү ята.

Әдипнең “Аязым” дип торган тормыш иптәше Нәкыя ханым Шәмсегаян образында аның да чалымнары барлыгын әйтте. Синнән Шәмсегаян ясап бетердең инде, дип үпкәләгән чаклары да булган аның.

– “Өч аршын җир” Аязымның иҗатындагы иң күренекле әсәр. Бу повесть – безнең үткәнебез, 30нчы елларның яңгырашы. 1962 елда ул аны язды һәм бу повесть өчен аңа кандалалар кебек ябыштылар, – дип сөйләде Нәкыя ханым. – “Совет әдәбияты“нда басылып чыкканнан соң, югарыдагылар дер селкенде. Нинди Аяз Гыйләҗев колхозлашу чорына карата нәфрәт уята торган әсәр язган диеп ду килделәр. Әсәр 18 ел буе татар телендә искә алынмады. Аяз Мәскәүдә югары дәрәҗәгә иреште, ә Казанда аны тыйдылар, эзәрлекләделәр.

Нәкыя Гыйләҗевә сүзләренчә, әдип үз әсәрләрендә һәрвакыт тарихка ачыклык кертерлек фактлар гына кулланган. Мирвәли аша да ул 30нчы еллар фаҗигасын сурәтләргә омтылган. “Мин әле дә ул әсәрне кайтып-кайтып укыйм, анда бер генә артык сүз юк, ул аны ничек матур итеп тасвирлый алган бит”, –диде Нәкыя ханым.

Аныңча, Мирвәлинең авылда ут төртүен эчке протест буларак кабул итәргә мөмкин. Ул шулай ук геройның гамәлен җәен үзенә ут төрткән удмурт галиме Альберт Разин белән чагыштырды.

– Мирвәли яшьлеге белән, үзен-үзе кая куярга белмәгәнгә ут төртә. Альберт Разин үз телен мыскыллаучыларга бунт күтәрү максатыннан үзенә ут төртә бит әле. Мирвәли газиз җирен ташлап китә, гомере буе үзен кая куярга белми яши. Ә бит ул эшкә сусап, илгә хезмәт итәргә теләүче зат була! – диде ул.

“Өч аршын җир” спектаклен ике актерлар составы башкара. Премьераның беренче көнендә төп рольләрдә Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Ренат Шәмсетдинов һәм Зөлфия Вәлиева булса, икенче көнне тамашачы алдында Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ирек Хафизов һәм Гөлчәчәк Хафизова чыгыш ясады. Олыйгайган Мирвәли ролен башкарган Ренат Шәмсетдинов әлеге образын фәлсәфи дип атады һәм Мирвәли кичергәннәре үзе аша үткәрүен әйтте. Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизов исә яңа режиссер белән эшләүнең уңай яклары барлыгын җиткерде.

“Өч аршын җир”дә театрның бөтен труппасы диярлек катнаша. Өлкән буын артистлардан Зөләйха Хәкимҗанованың Таифә әби роле бигрәк тә истә калырлык булды. Әмма аны күбрәк комик образда биргәннәр. Ата йортыннан куылган Мирвәли белән Шәмсегаянны үз балаларыдай сыендырган кеше буларак түгел, ә, бәлки, азактан үзенә ниндидер табыш алырга теләгән ялгыз карчык булып хәтергә кереп калды ул.

Сәхнәдә сандык, капчык, чемоданнарны да эшкә җигәләр. Хәтта туфракны, бодай, онны да нәфрәт, сагыну, мәхәббәт хисләрен чагылдыруда кулланалар.

Халык зур ул, көчле ул…

Тукайның әлеге сүзләрен дәвам иттерәм дисәң, хәзерге заман театр тамашачысына карарга кирәктер. Халык моңлы да, әдип үк тә түгел икән. Аңа сәхнәдә әллә Шекспир куеламы, әллә Гыйләҗевмы – барыбер. Мәдәниятле, әдәпле булырга теләк-омтылышы булмавыннан диюем.

Театрга килгән тамашачы өч көн ураза тотып киләме соң инде: спектакль башлану белән чыштыр-чыштыр кабаланулар, нидер йотып, ашап куюлар күренгәли. “Барлык мобиль элемтә чараларын сүндереп куюгыз сорала” дигән белдерүне дә колакка элмибез. Кая инде: спектакльнең иң “кайнар” нокталарына җиткәч бөтен залны тутырып берәүнең телефон шалтыравын тыңлап, сөйләшеп бетергәнен көтәбез бит! Сәхнәдән хет әллә нинди монологлар, мәгънәле һәм җитди эпизодлар күрсәтелсен – колакка да элмибез! Берничә сәгатькә сүндереп, телефоннарны сумкаларның иң кырый чатына куеп торсак та, зыянга булмас иде шул. Алайса, Мирвәли сөйләгән сүзләргә артта утырган тамашачының телефон аша тормыш хәлләре турында сөйләвен кушып тыңлау әллә ни ләззәт бирми.

Мондый әсәргә килдең икән, азрак әзерлекле булырга да кирәктер. Актерлар составын өйрәнүдән башларга мөмкин бу эшне. Мәсәлән, спектакльнең ахырында гына берничә ханым олыгайган Шәмсегаянның “Зө-ләй-лә”дә җырлаучы Зөлфия Вәлиева, олыгайган Мирвәлине “Мәхмүтовлар кияве” Ренат Шәмсетдинов уйнавын аңлый алды. “Зө-ләй-лә”дә җырлаудан һәм кияү булудан тыш Татарстанның атказанган артистлары да бит әле алар, апалар.

Тамаша залына кергән халыкны иң элек медицина тикшерүен узарга җибәрергәме әллә дигән уйлар да килгәли кайчак башка. Ник дигәндә, спектакль башлану белән залда ютәл симфониясе башлана бит. Ул театр залының иң алгы рәтләреннән старт алып, балконнарга кадәр менеп җитә. Андый көйне Сәйдәшләрегез дә, Эльмирларыгыз да яза алмый! Моны бары халык кына булдыра ала!

Чулпан Гарифуллина

“Өч аршын җир”нең эчтәлеге барыбызга да мәктәп елларыннан ук таныш. Биредә сүз илдә барган мәҗбүри күмәкләштерү, колхозлар оешу еллары турында бара. Хәлле кеше – кулак, дошман исемен ала, мал-мөлкәтен, җирен калдырыга мәҗбүр була. Мирвәли ишеләр генә әлеге система белән килешми. Җирне эшче кулларга бирәбез дигән вәгъдәләре бар бит: аңа да үз җирендә гомерен эш белән үткәрергә мөмкинлек бирерләр. Тик… Авылдан сөрелгән Мирвәли, үч итеп, йорт-җирен, күмәк хуҗалык амбарларындагы ашлыкларны яраксызга калдырып, яндырып, аяк баскан туфрагын каргап, чыгып китә. Чит җирләрдә сукбайларча яшәргә аңа гына түгел, сөйгәне Шәмсегаянга да насыйп була. Тик соңгы сулышларны алыр вакыт җиткәч хатын иренең иңнәренә бер караганда күтәрә алмаслык васыять йөкләп калдыра: аны туган авылында җирләргә һәм үзенә дә шунда төпләнеп калырга. Авыл кичергәнме соң Мирвәлине? 40 еллап вакыт узган бит, югыйсә, онытылгандыр. Авылда исә ничәмә-ничә еллар ир балаларга Мирвәли исемен куштырмыйлар икән. Мирвәли үзенә өч аршын җир дә җитә дип кайтып керүенә дә, авылдашлар аңа да лаек булырга кирәк булуын искә төшерә. Сыендыручылар табыла, анысы.

Автор — Чулпан Гарифуллина,

Чыганак — Ватаным Татарстан,

Тулырак — https://vatantat.ru/2019/12/%D3%A9ch-arshyn-%D2%97irg%D3%99-kem-hu%D2%97a/