Новости

“Әсәр. Тамашачы. Сәхнә”

18 нче март, 16.00 сәгатьтә, Тинчурин театры музеенда “Әсәр. Тамашачы. Сәхнә” проекты кысаларында Әхтәм Зариповның “Ертыклы җыр моңы”әсәре күмәк укылды. “Читка”да тәнкыйтьчеләр, театрыбызның күренекле артистлары, тамашачылар катнашты. Соңыннан укылган әсәр буенча автор катнашында фикер алышу булды.