90 СЕЗОН

Новости

«Әле ул өч аршын җиргә ия булырга кирәк». Аяз Гыйләҗев татарга ни җиткерергә теләгән? (Автор — Зилә Мөбәрәкшина, Чыганак — «Интертат»)

«Өч аршын җир» — алтын фондка кергән пьеса. Аяз Гыйләҗев: «Татар исән булса, бу пьесаны онытмаслар, ул мәңге исән булыр», — ди. Шул ук сүзләрне ул «Яра» повесте турында да әйтеп калдыра.

Спектакльдә ни өчен мәхәббәт тарихы алга чыгарыла? Кәҗә йоны символы ни өчен уйлап табыла? Әлеге сорауларга Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә артистлар һәм Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча белгеч, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

«Әдип ни өчен әлеге әсәрне татар белән бәйли?» — дигән сорау куйды Миләүшә Хәбетдинова. Аның сүзләренчә, татар кешесе әсәрне 1962 елда яратып кабул итми. Моңа дәлил итеп, ул берничә фактны яңгыратып үтте.

Әсәрнең туу тарихы: уен-көлкедән соң язылган повесть

1961 елда Гыйләҗев югары әдәби курсларга чыгып китә. Университетка өч тапкыр кире кайта, әмма Толстой кебек, университетны тәмамламый. Курсларда Чыңгыз Айтматов белән бергә укырга тиеш булалар, хыялланалар. Аяз абый, кәефләнеп, гариза язарга бара. Шунда ул Нәҗип Асанбаев дигән данлыклы башкорт драматургы белән таныша, бер-берсе белән аралашканда Гыйләҗев төрмәдә утырганнарын сөйли, башкорт дусты да гаиләсендә фаҗига килеп чыкканын яшерми һәм менә дигән сюжет туа. Башкорт драматургының туганы әнисен озатырга өйгә ат белән ике тәүлек алып кайта.

«Менә дигән әсәр язарга кирәк!» — ди Аяз Гыйләҗев. «Ярар, дустым, язып куй син», — ди Асанбаев. Көлеп, сөйләшүләрен дәвам итәләр. Әмма бу «уен-көлкеле сөйләшү»дән дүрт сәгать вакыт үткәч, Аяз абый өстәленә повесть язып сала. Ул аны тиз арада ашкынып иҗат итә. Нәҗип Асанбаев мондый сәләтле татар егетенә шакката, ләкин эш моның белән генә тукталмый. Бу — минем өчен алтын материал, аны укучыга оста итеп тапшырырга кирәк, дигән фикерен әйтә.

Тәрҗемәчеләр кытлыгы

Әсәрне СССР кысаларында язу бер хәл, матур, әйбәт, образларны аңлый торган тәрҗемәче дә кирәк. Татарларга бу бәхет беркайчан да татымады, чөнки без — автоном республика. Шулай булгач, финанслау да автономлы. Шуңа күрә безгә икенче, өченче сорт тәрҗемәчеләр бүләк иттеләр.

Аяз Гыйләҗев хөкүмәт алдында сорау куйды. «Безнең дә данлыклы тәрҗемәчеләребез булырга тиеш», — ди. 1990 елларда республикабыз өчен нигә көрәштек? Ни өчен дәүләтебезне төзедек? Бу темага уйланырга кирәк. Пьесаларыбыз үсте микән? Әмма әлегә Тинчурин театрына яхшы тәрҗемәчеләр эләкмәде. Кунаклар «Нәүрүз» фестивале кысаларында Камал театрына бара. Франция, Италия, Польшадан килгән тәрҗемәчеләрне башка театрларда әлегә көтмиләр.

Бу — зур проблема. Бары тик бер генә театр чыгарга тиеш түгел. Һәр театрыбыз үзенең спектакльләре белән Татарстанны күрсәтеп, дан яуларга тиеш. «Әлеге мәсьәләне сезнең алда күтәрәм, чөнки сезнең арагызда тәрҗемәчеләр үсә, — диде галимә, студентларга ишарәләп.

Бүгенге татар баласы мәктәп тәмамлап, рәхәтләнеп дүрт телдә сөйләшә. Ә безнең институтта алты-җиде телне дә өйрәнергә була, сезне зур хезмәт көтә. Дөньяда татарча гына спектакльләр куеп, рәтле тәрҗемә әзерләмичә дөнья яулый алмыйбыз.

Мәскәү мәйданына чыгу

Аяз Гыйләҗев алдында да Татарстан ишекне нык итеп япкан. КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе Фикрәт Табиев трибунага менеп, яшь язучыларга күсәк күтәргән! Аяз Гыйләҗев бу вакытта төрмәдә утырып кайткан, алты ел Сталин боткасын ашаган.

Яшь язучыларны тәрбияләргә кирәк. Күз алдыгызга китерегез, мин сезне хәзер Ирек мәйданына җыеп алып китәм һәм Совет дәүләт һәм сәяси эшлеклесе Рәис Беляевны китереп бастырам, ди. Ул, микрофонын тотып, студентларга безнең әдәбиятыбызга «халык дошманы кергән, аңа юл күрсәтергә кирәк», — дип әйтә. Аяз Гыйләҗевны да шулай комсомол әсәр «язарга» өйрәткән. Ул гына җитми, утыз сигез кеше тәнкыйть мәкаләсе белән аңа каршы чыккан.

Аяз абый шулкадәр дөнья куптарырлык нәрсә эшләгән икән соң? Шуның өчен егерме ел бу әсәрне бастырмадылар?

Әсәр обком (өлкә комитеты) «йоклаган чакта», җәен басылып чыга. Әмма обком мескен баш мөхәррирне эшсез калдырды. Мәскәүдә өч тапкыр рус телендә нәшер ителә. Әйтик, бүгенге татар китабы «Современник», «Советская Россия» журнал-газеталарында чыга, ди. Ә үзебезнең Татар китап нәшриятына кертмиләр!

Әмма Аяз Гыйләҗев, әсәрендәге Мирвәли кебек, ишекләрне дөбердәтә-дөбердәтә ача, һәм Мәскәү мәйданына чыга. Аңа әдәбият белгече Ибраһим Гыйззәтуллин булыша. Ул шулай ук Сталин системасын корбаны, аны Уфада кулга алганнар. Гыйззәтуллин, бу әсәрнең нәрсә икәнен аңлап, тәрҗемәгә алына. «Ишекләрне мин ачармын», — дип Аяз Гыйләҗевка әйтә. «Халыклар дуслыгы» журналында чыга. Ул вакытка әле бер татар әсәре дә анда нәшер ителмәгән. Ул журнал, язучылар берлеге акча түләгәндә, елына бер тапкыр гына эләгә.

Аяз Гыйләҗев «Халыклар дуслыгы» журналына кереп китә һәм, көтмәгәндә икенче премияне яулый. Әсәр дөньяга рус телендә чыгып китә.

Спектакль куелырга бер адым дигәндә…

Гыйләҗев кайгыра, татарча нәшер итәсе килә. Әмма татарларга әлеге әсәрне күрсәтмиләр, чөнки татарлар «нинди әсәр язылганын» аңлый — аны халыкка чыгарырга куркалар. Аяз абый янына Камал театрының данлыклы режиссеры Марсель Сәлимҗанов килә һәм әсәрне драма формасында чыгарып карарга тәкъдим итә. Бәлки, уңыш елмаер, дип өметләнә. Әдип каршы була, әсәр нинди формада туган, шул килеш чыгарга тиеш, дип әйтә. Әмма режиссер үзен каты тота, үгетли. Аяз Гыйләҗев, грек хорларын кертеп, яңартып, «Өч аршын җир» драмасын язган.

Һаман да шул өлкә комитеты йоклап ятмый, Марсель Хәкимҗановичның да авторитеты җитми — бу әсәр челпәрәмә килә, күп үзгәрешләр кертелә. Нинди генә чара булмасын, Аяз Гыйләҗевне егерме ел буена «тукып» торалар. Әдип 1976 елда Мәскәүгә чыгып китә, тәрҗемәне яһүдләрнең «Театр» журналы баш редакторы Афанасий Салынскийга тапшыра. Тәнкыйтьче Ольга Дзюбинская әсәрне Мәскәүдә мактап чыга. Шуннан соң Аяз абый шатланып, 1978 елдан Ялтага юл тота. Ул һәрвакыт яшь драматурглар курсларына йөри, яһүдиләр аны гел чакырып тора. Әсәр белән Мәскәү режиссеры Владимир Космачевский кызыксына һәм аны куярга алына.

1978 елда татар әсәре Станиславский театрында куелса, бүген безнең театр кайда булыр иде?

Әмма татар йокламый. Театр директорына шалтыраталар: «Сез нәрсә, партияне аңламыйсызмы? Контроль тәнкыйтегез кайда? Иптәш Табиев үзе Татарстанда бу әсәрне куярга рөхсәт бирмәде! Ә Сез башкала сәхнәсенә шуны чыгарасыз», — диләр.

Бу минутта Аяз Гыйләҗев хатыны белән Мәскәүдә. Бу хакта белмичә гаризага кул куярга театрга кереп баралар. Генераль репетиция, соңгы көн, сәхнәгә чыга торган әсәр челпәрәмә килә! «Өч аршын җир»нең тарихы шундый.

Мирвәли — тезләнми торган герой

Миләүшә Хәбетдинова татарлардан режиссер Фаил Ибраһимовның әсәрне өч тапкыр куярга алынуын әйтте.

Ул шушы әсәре белән яшьлеген уздырды, картайды да. Баштан Актанышта халык театрында сәхнәләштерде. Бичара театр директорын Актаныштан төнлә Казанга чакырттылар. Әсәрне башкорт, хакас театрлары куйды. Хәзер спектакльгә туксанынчы буын режиссеры Илгиз Зәйниев алынды. Тинчурин театры ике состав белән пьесаны куйды.

Аяз абый Мирвәлине хатын-кыз алдында тезләндермәде һәм система алдында үзе дә тезләнмәде, чөнки татар халкының бәхете — чит мәдәният уртасында яшәп, үзебезнең ысулыбыздан баш тартмау. Яшьләр чит мәдәнияткә кул суза. Әмма Тинчурин театры классик әсәрләр куя, андый кисәтүләргә эләкми. Аларда чик бар, алар мондый экспериментка керми. Шуның өчен аларны яратам һәм хөрмәт итәм.

«Шәмсегаян — ире тормышын оештырган көч»

Артистларга: «Илгиз Зәйниев әсәрнең концепциясен сезгә ничек аңлатты? Артист буларак, геройларыгыз Мирвәли һәм Шәмсегаянны кем итеп күрдегез?» — дигән сораулар бирелде.

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева «Өч аршын җир» әсәрен укыганын, Шәмсегаян образын күптән уйнарга теләп йөргәнен сөйләде.

Шушы әсәр белән күптән хыялланып йөрдем: искә төшерәм, онытам, кулыма алам, тагын алып куям, бер ел, өч ел, күпме ел узганын белмим… Илгиз Зәйниев алынгач, бу әсәрне өйрәнергә булдым. Алланың рәхмәте, аудиокитаплар языла. Илдар Кыямов укуый. Өйне җыештырганда тыңлап чыктым. Аннары пьеса буларак укыдым һәм Интернетта Миләүшә Хәбетдинованың мәкаләләренә тап булдым.

Тинчурин театрында 27 ел эшлим. Хәзер инде яшебез дә бара, тиздән иллегә җитәбез. Яшь булганда Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәр, «Башмагым»да Сәрвәр булдым.Яшь бара. Мине Сәрвәрләрдән алдылар. Биш, сигез, ун ел узды. Рольләр юк. Ә мин, актриса буларак, саллы, җитлеккән хатынны уйный торган образ көттем.

Илгиз Зәйниев безнең театрга килеп, мин уйнарга хыялланган әсәрне сәхнәгә куеп, мине шушы образга алуы — минем өчен зур бәхет. Шәмсегаян образы — мин көтеп алган герой. Татар әдәбиятының мәрҗәне. Бәхет дәвам итә. Актерлык язмышым бәхетле, аны яратып башкарам.

Шәмсегаян — Мирвәлинең тормышын оештырган көч. Аяз Гыйләҗев Мирвәлине «мүкләк», киребеткән сыер дип әйтә. Менә шул «үгезне» Шәмсегаян тәртипкә китерә.

Әйтик, син пешкән тавыкны уйныйсың, ди. Шул пешкән тавыкны сизәр өчен, кәстрүлнең эченә төшү мәҗбүри түгел. Шуның өчен без яшь буын белән өлкән буын репетиция вакытында бер-беребезне карыйбыз.

«Артист буларак, әле һаман җиргә төшмәдем»

Актриса Гөлчәчәк Хафизова әлеге спектакльдә ире белән парлап уйнау бәхете татыганын әйтте.

Иң мөһим адымың — әсәрне җентекләп өйрәнү. Безнең театрга Илгиз Зәйниев килә, «Өч аршын җир»не куя икән, дигән сүзләр чыкты. Шуны ишеткәч, йөрәгем аска төште дә, кире менеп утырды. Ул кечкенәдән укылган китабым, икмәкләрнең пешкәне, ул хатынның үлеп ятканы, арба — барысы да күз алдында тора. Артист буларак әле һаман да җиргә төшмәдем. Соңгы спектакльне уйнап кайткач, андагы эмоцияләрне кичергәч, (Ирек белән икәү уйныйбыз) уйнап кайтканнан соң гына төшенәм. «Ирек, рәхәт бит, әйеме?» — дип әйтәм.

Безнең Ирек белән театрда бервакытта да парлап, бигрәк тә ирле-хатынлы булып, уйнаган юк. Тормышта рәхәтләнеп уйныйбыз инде!

Мин беренче тапкыр Илгиз Зәйниев белән эшләп карадым, аның дөньясын ачтым. Ул Мирвәли, Шәмсегаяннарны чакырды да, ничек уйнарга кирәклеген аңлатты. Илгиз башка бу хакта сүз кузгатмады, сагыз урынына чәйнәмәде.

Ир — баш, хатын — муен, ди татар халкы. Башында нәрсәдер булган хатын үзен муен урынында тотарга тиеш дип саныйм. Элек куелган спектакльләрдә Шәмсегаянның сагынуы, җирсүе, туган җиренә ашкынуы күрсәтелә. Ә Илгиз беренче планга Мирвәлине чыгарды. Мин Мирвәлинең күңеленә ачкыч табарга тырышып та таба алмавын аңладым. Аңа Мирвәли дә ярдәм итә алмый, Шәмсегаянга бары тик туган якка кайту гына көч бирә ала. Чит-ят җирдә йөрмә, чөнки тамырың, җирең анда, дип әйтә ул иренә. Илгиз Зәйниев миңа шундый Шәмсегаянны аңлатты. Ә мин булдыра алган хәтле, үземне икенче планга калдырып, ролемне уйнарга тырыштым.

«Рольгә чумып, шунда җигелеп эшләве рәхәт»

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов:

Әсәрне укыганнан соң, мин режиссерга шундый сорау бирдем: «Ни өчен адәм баласы картая барган саен туган ягына ашыга?» Миңа кадәр уйнаган яшь геройларыбыз (яшь Мирвәли) туган йортларын каргап чыгып китә. Яшь Мирвәли әйткән сүзләрне үземнең авылыма әйткән төсле кичереп карадым. Бәлки, чыннан да, куркудан булгандыр, чөнки нигезен ташлап киткән кеше алда буласы тормыш-яшәешен уйламаган. Шуңа күрә ул кая барасын да белмичә чыккан да киткән. Хатын-кыз муенын кайсы якка борса, без дә шул якка борылабыз инде. Хатын-кыз үзенекен әкрен генә эшли. Аяз абый язган тиктормас, кырыс Мирвәлине үзенең авыруы аркылы булса да Шәмсегаян ирен үзенең туган ягына алып кайтып җиткерә.

Артист буларак, бу рольгә чумып, шунда җигелеп эшләве рәхәт. Рольне уйнап чыкканнан соң, чын рәхәтлек кичерәсең. Ир-атлыгыңны күрсәтеп, татарча матур итеп уйныйсы килә бит ул!

«Мирвәлидә куркаклык та җитәрлек»

Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов:

«Өч аршын җир» ике составта чыкты. Ике составның уенында да ул үзгә, ике төрле спектакль. Шул ук текст, шул ук әсәр булуга карамастан, актерларның уеныннан да күп әйбер тора. Мирвәлине минем күңелем бертөрле тойса, Ирекнеке икенче төрле тоя.

Миңа калса, Мирвәлидә куркаклык та җитәрлек. Ул бит йортны яндырырга кайтып та, яндырмыйча куркып китә. Үзен аклар өчен шушы әйберне эшли. Кемгә барып бәйләнсен? Иң беренче хатынына бәйләнә. Үзенең игътибарсызлыгы, сансызлыгы белән хатынын изеп бетерә. Йомшак холыклы кеше. Әмма шул ук вакытта башкалар янында йомшак булуын күрсәтми. Тегермәндә эчеп утырганда да, ашлык һәм бодай исен исенә төшерә.

«Илгиз мәхәббәтне идеальләштерү юлын уйлады»

Актриса Резедә Сәлахова:

Кызганыч, башка театрларның ничек сәхнәләштерүен без күрмәдек. Әмма Илгиз безне яшь һәм урта буынга бүләргә булды. Икенче актта Мирвәли белән Шәмсегаянның бәхетсез икәнлекләрен тасвирлау өчен, беренче актта мөнәсәбәтләрен идеаль мәхәббәт итеп күрсәтергә тиеш идек. Илгизнең контраст ясыйсы килде.

Текстта матур сүзләр дә юк. «Син мине яратасыңмы — яратам» дигән сүзләр бер тапкыр гына очрый. Шуңа күрә Илгиз мәхәббәтне идеальләштерү юлын уйлады. Ул кәҗә йоны символы уйлап чыгарды. Без аны очыртып уйныйбыз. Шушы символ аша бер-беребезгә карата ихласлыкны белдерү өчен, уен формасын тапты. Спектакль йонны өрү белән төгәлләнә дә. Мирвәли ни өчен атасы Шәйхрази белән килешә алмый? Чөнки Мирвәли үзе дә нәкъ атасы: шундый ук кире, үҗәт, хатынын җәберләп яши.

«Проблемага дөнья күзлегеннән карарга кирәк»

Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевның мең еллык тарихны бозмыйча язуын әйтте.

Мирвәли белән Шәмсегаянның балалары булмау — очраклы түгел. Каргыш мотивы кире кайткан. Үз җирен каһәрләгән кеше тамырсыз кала.

Шәйхрази бай — яңа икътисади сәясәт заманында үз көче белән күтәрелгән бай. Ир кеше үзенең ыругы сайлаган кызына өйләнергә, малаен тәрбияләргә тиеш. Менә шуны үтәмәгән ире кешенең тормышы челпәрәмә килә. Үзебезнең «Идегәй»ләрне, Сусылу белән Түләк тарихын укысак, моңа җавап табабыз.

Мирвәли — туган җирен яраткан, әмма кызып, үзенә һөҗүм ясаган кеше. Ул үзендә көч табып, туган җире алдында зиратта булса да гафу үтенеп, бәхет яулап чыккан ир кеше. Безнең сәхнәне бүген Гафури геройлары тутырган: сынган, ир кешегә охшамаган, «төсле» геройлар. Алар эчә, сөйгәннәренә хыянәт итә.

Ә менә хәзер «Сишәмбе көн кич белән» проектындагы хатын-кызларны танып алыгыз инде. Яшь драматурглар бүләк иткән өч пьеса бара. Мин андагы артистларны жәллим. «Парковка»да сәхнәгә татар кызлары чыгып, ирен гаиләдә тота алмаган үз-үзен үтерүчене уйный. Хатын-кыз дәүләт белән көрәшә, ир кеше вазыйфасын үти башлый. «Ишекләр»дә — аутист бала әнисе, үз баласы белән уртак тел таба алмый торган хатын-кыз чыгарылды. Моны режиссер бозган. «Томан» әсәрендә яңа табигатьле татар хатын-кызы чыкты. Үз иренең тормышын фаҗигагә әйләндереп, ут табасында тота. Бер шалтырату өчен үз баласын үтерә. Татар халкы үз кыйбласын югалта. Моңа җавап бер генә: сишәмбе көнне татар кешесе бер эшне дә башламый, җомга көнне эшли.

Без — татар кешеләре. Безнең өчен сәхнәдә геройлар булырга тиеш. Безнең алдыбызда Мирвәлиләр, Шәмсегаяннар йолдыз кебек. Бүген гади спектакльләр куялар, артист үзенең сәләтен ача алмый, ачарга өлгерми.

Аяз абый Гыйләҗев әсәренә төрле милләт вәкилләре тотына һәм мәсьәләләрне чишә ала, чөнки татар күзлегеннән генә проблеманы күрү — аз, дөнья кысаларыннан карарга кирәк.

Кешегә өч аршын җир җитәме?

Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевның Мирвәлине гафу үтенә торган герой дип күрмәвен сөйләде.

Мирвәли — татар егете. Аяз Гыйләҗев аны пьесада берничә тапкыр яза. Башта Мәскәүдә аңа: «Мирвәли образыңны үзгәрт, ул авыл җирлеген каргаган өчен, халык алдында гафу үтенергә тиеш», — дип әйтәләр. Аяз абый: «Мирвәли гафу үтенмәячәк», — ди. Аның гаебен таный, ә герой, өенә кайтмыйча, үзенең гаебен танымый.

Без дөнья кысаларында әлеге әсәрне күрсәтә алабыз. «Өч аршын җир» — нәрсә ул? Кешенең соңгы ноктасы, кабер. Язучы Лев Толстой башкорт якларына килеп, крестьянның җир өчен ничек көрәшүен күрә. Шуннан соң «Много ли человеку земли нужно?» дигән хикәясен яза. Күп түгел, өч аршын җир дә кешегә җитә, ди. Халык нәрсә өчен чаба, ашкына? — дигән сорау куя. Финал бер генә — өч аршын җир.

Язучы Антон Чехов: «Кешегә өч аршын җир генә аз, аңа бөтен дөнья кирәк», — дип әйтә. Ике бөек рус язучысы дискуссиягә керә һәм бу бәхәскә 1960 елда татар язучысы нокта куя! «Әле ул өч аршын җиргә ия булырга кирәк», — ди автор. «Сез — килмешәкләр, туган җирегезне ташлап, бөтен көчегезне кеше җиренә түгеп, ансат кына тапкансыз, туган җирдә безне күмсеннәр, җир бирсеннәр… Һәм менә ул соңгы тукталыш — кабер. Тир түгеп алынган ул», — ди Аяз Гыйләҗев. Шуның өчен руслар үз вакытында бу әсәрне укып шакката.

Мирвәли, җир кешесе буларак, үзенә хыянәт итә. Үзенең җирен каргап чыгып китәргә аны нинди кара көч тарта? Спектакльгә кертелгән янгын — Аяз Гыйләҗевтән түгел, аны режиссер Сәлимҗанов кертә, чөнки Октябрь инкыйлабының җитмеш еллык юбилее була.

«Яшьләр бу спектакльдә мәхәббәт күрә»

«Синең җиреңдә нәрсә генә булмасын, җиреңне каргарга тиеш түгелсең», — дип әйтә Гыйләҗев. Килмешәк, сукбай кебек җирне ташлап чыгып китәргә ярамый, чөнки бу — синең туган җирең, бабалардан калган мирас. Шуның өчен ул үзенең героена карар чыгара: сукбай хәлендә калдыра һәм бер финалда ул аны үтерә. Татар ир-аты өчен СССР ничек итеп чит ил булсын, ә татар авылы — Ватаны булсын инде? Мондый антитезаны ничек ясый аласыз? — дип бәйләнәләр Аяз абыйга.

Гыйләҗев татарның ватаны кайда икәнлеген аңлата. Авторга үзенең фаҗигасен таныган образ кирәк була. Бу әсәрдә шул катарсисны хатынын күмгән герой кичерә, җирнең кадерен сизә ул.

Патриотлык дигән төшенчәләрне аңлатырга кушсаң, сез һәрвакыт югалып каласыз, чөнки сезне туган җирегез «дөнья» дип тәрбияләделәр. Шуның өчен «туган җир» төшенчәсе югалып калды. Без, Совет буыны, Мирвәлинең фаҗигасен уйлый һәм аңлый алабыз. Бүгенге яшьләр бу спектакльдән мәхәббәт тарихын күрә, алар өчен «туган җир» төшенчәсе беренче урында түгел. Аяз Гыйләҗев өчен — беренче урында.

Автор — Зилә Мөбәрәкшина,

Чыганак — «Интертат» https://intertat.tatar/news/culture/17-02-2020/le-ul-ch-arshyn-irg-iya-bulyrga-kir-k-ayaz-gyyl-ev-tatarga-ni-itkererg-tel-g-n-5722846