90 СЕЗОН

Новости

Әйләнә дә әйләнә… («Ватаным Татарстан», автор — Лилия Гыймазова)

Ә аннан соң… Бер пәрдәгә сыйган катлы-катлы тормыш мизгелләре. Монда мәхәббәттән яну һәм мәхәббәтең белән яндыру да, биек һәм бөек хыялга менеп җитеп, кисәк кенә чынбарлыкның кырыс кочагына «сыену» да, монда бәргәләнү, сызлану да, милләт тә, сәяси сатирика да — ни генә юк, барысына да кагылып-кагылып кителгән. Һәм барысы да сәгать угына каршы сәхнә уртасындагы метеорит тирәли әйләнә. Ул — Галәм дә, ул — Әгъләм дә. Һәм тагын «пәрдә» дә, яр чите дә. Аның өстенә менәләр, аннан тәгәриләр. Ул йә өскә күтәрелә, йә шапылдап килеп төшә. Кызыклы образ. Аны күрү белән, Мөдәррис Әгъләмовның китапларына кабаттан «чумасы», рәссам Лилия Имаметдинова сәхнәгә чыгарган шушы соры зур ташны табасы килде.

Автор — Лилия Гыймазова;
Чыганак — «Ватаным Татарстан» Ватаным Татарстан , №93, 3.07.2021