90 СЕЗОН

Новости

Һаҗәр Шәкүрова каберенә таш ачылды!

Кичә Казанның Самосырово янындагы мөселман зиратында татар театры тарихында якты эз калдырган Татарстанның халык артисткасы Һаҗәр Шәкүрова каберенә таш куелды. Чарада күренекле артисткабызны хезмәттәшләре искә алды, аның рухына бергәләп дога кылды, каберенә чәчәкләр салды.