90 СЕЗОН

Новости

“Үткән юлың данлы, киләчәгең якты, театр!”

Кадерле дуслар! 21 август театр музеенда, спектакль алдыннан, музей мөдире – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова тамашачыларыбызга “Үткән юлың данлы, киләчәгең якты, театр!” дип аталган экскурсия үткәрде. Тамашачыларыбыз исә җәйге яллар вакытында театрны, спектакльләр һәм артистларыбызны сагынып өлгергәннәр. Бик кызыклы һәм җанлы узган экскурсия вакытында алар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алды, кыскасы, бик актив булдылар.