90 СЕЗОН

Новости

Ялларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Кәрим Тинчурин театры ялларыгызның күңелле, файдалы үтүен теләп кала, ял һәм бәйрәм көннәрендә гаилә спектакльләренә чакыра!!!
6 нчы март, 17.00 – Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшинага 55 яшь тулу уңаеннан “Син бит минем бергенәм” бенефис-спектаклен;
7 нче март, 17.00 – янәшәңдә якын, кадерле, газиз кешең булу – үзе зур бәхет икәнлеген бәян иткән “Акча бездә бер букча”;
8 нче март, 17.00 – хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәне турындагы “Утка очкан күбәләктәй…” романтик спектаклен тәкъдим итә!

Барлык саклану чаралары да күрелә.
Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/