90 СЕЗОН

Новости

“Утка очкан күбәләктәй…” журналистлар өчен күрсәтелә!

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! 20 нче февраль, 15.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Нәбирә Гыйматдинова әсәре, Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган “Утка очкан күбәләктәй…” спектакле, премьера алдыннан, Сезнең өчен күрсәтелә. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
Рәхим итегез!