90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры яңа сезонын ачты! (Чыганак — «Сәхнә», автор — Гөлшат Шарапова)

«Карурман»ның премьерасы яз көне булды, пандемия булу сәбәпле театрлар ябылгач, ике тапкыр гына сәхнәгә куелып өлгергән.
Л.Янсуар һәм Р.Гарипова тудырган бу әсәр беренче чиратта кешелек кыйммәтләре турындадыр.
Фэнтези жанрында куелган бу спектакль һичшиксез карауга лаек. Һәрбер спектакль дә үзенә шундук алып кереп китми, «Карурман»ның беренче күренешләре үк үзенә җәлеп итә, антракт вакыты җиткәне сизелми дә калды, икенче пәрдәне түземсезлек белән көтеп аласың, бер сулышта карала.
Спектакльдә үз героена 100% туры килгән актер, минемчә, Салават Хәбибуллин , бу рольдә башка актерны һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Аның үз-үзен тотышлары, лаштыр-лоштыр шәраб эчүләре тамашачыда ышаныч уята. Шулай ук Илгизәр Хәсәнов башкаруындагы Ярымтык би герое ошады. Даян би ролендәге Рөстәм Гайзуллин, Җәйран ‒ Гүзәл Галиуллина, Абруй ‒ Артем Пискунов, Ялчын ‒ Зөлфәт Закиров, Мәгълүм бәк ‒ Зөфәр Харисов, Сөйергөл ‒ Гөлназ Нәүмәтова рольләрен оста башкардылар.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, декорацияләр, костюмнар да искитмәле, алар безгә элеккеге чор атмосферасын тоемларга ярдәм итә.
Зәринә Вильданова башкаруындагы JUNA төркеме тудырган музыка аерым игътибарга лаек.
«Карурман» ялыктырмый торган спектакль, караган саен карыйсы килеп тора, спектакльне берничә тапкыр карарга килүче тамашачы күп булыр дип уйлыйм.
Рәхмәт сезгә, шундый әсәр тудырганыгыз өчен! Чын мәгънәсендә ачыш булды бу!
Автор — Гөлшат Шарапова;
Чыганак -«Сәхнә» журналы, 21.08.2020, http://sahne.ru/news/xeberler/tinchurin-teatry-yaa-sezonyn-achty