90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры яңа проектлар башлый!

Агымдагы сезонда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачылар хозурына тагын ике зур проект тәкъдим итәчәк. Аның беренчесе — Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатры Мөдәррис Әгъләмовның биографиясен, эчкерсез иҗатын үз эченә алган шигъри-музыкаль спектакль булачак. Ул күренекле әдипнең тууына 75 ел тулуга багышла. Икенче проект исә – Кама Аланында атом электр станциясе төзелеше белән бәйле документаль спектакль чыгару. Шартлы рәвештә “Җимерелгән хыяллар” дип аталган бу спектакльнең иҗат төркеме май аенда Кама Аланына барачак һәм бер атна дәвамында анда яшәүчеләр белән аралашачак. Әлеге ике проектның да режиссеры Туфан Имаметдинов.