90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры Шыгырданда булды!

Дуслар! 20 нче майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” мелодрамасын күрсәтте. Спектакль шыгырданлылар күңеленә хуш килде. Матур, ихлас уеннары өчен яраткан артистларыбызны көчле алкышларга күмде.