90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры тамашачыларга караганда актерлар күбрәк булган спектакль куя («Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина)

«Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленең авторлары — Луиза Янсуар һәм Резедә Гарипова.

16 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйдәш. Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль куелачак. Спектакль-лабиринтта барлыгы 31 актер һәм 15 тамашачы катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләде.

«Актерлар төрле мәйданчыкларда булачак. Луиза Янсуар белән Резедә Гарипова тудырган спектакльдә тамашачы белән артистны аерып та бетерә алмассыз. Кемдер үзен „мин дә уйныйм“ дип хис итәчәк. Үзегезне куелуның бер өлеше итеп тоярсыз. Һәр кеше үзенә бер образ сайлар», — диде директор.

Резедә Сәләхова лабиринтта уйнауны үзенчәлекле куелыш дип атады. «Иң мөһиме — тамашачының адашмавы. Спектакльдә диалоглар юк. Монда һәр фраза астында бишәр катлам астөшермә бар. Тамашачыларга бераз гына булса да аның трагедиясен, моңын бирә алсак, максатыбызга ирешәчәкбез», — диде билгеле тарихи шәхеснең хәләл җефетен уйнаучы актриса.

«Без, яшьләр, яңалыкларга һәм экспериментларга ачык халык. Спектакльдә катнашучы Ләлә апа Миңнуллина безгә 45 ел эшләү дәверендә лабиринт жанрында беренче тапкыр роль җанландыруын әйтте. Ул аны кызыксынып күзәтә. Бу жанр өлкән буын актерларыбызга да ошый. Монда „дүртенче дивар“ юк, чөнки тамашачы безнең арада йөри. Йөз процент табигый булырга тырышачакбыз», — ди Резедә Сәләхова.

Актер Рөстәм Гайзуллин лабиринт жанрындагы спектакльдә мичкәдә утыручы ир-атны уйнавын әйтте. «Тамашачының нинди хис-кичереш күрсәтәсен белеп булмый. Хәзерге заман кешесенең Сәйдәш иҗатына мөкиббән китеп, бары тик аның музыкасын гына тыңлый дип әйтә алмыйм. Әмма безнең премьераны караганнан соң, иманым камил, Сәйдәшев музыкасына игътибар артыр», — диде ул.

Фәнис Мөсәгыйтов бүгенге көннән башлап билетлар калмавын искәртте. «Спектакльнең үзенең тәртипләре бар. Тамашачылар артистлар белән бер дулкында булып, аларны тоеп, якыннан күрә алачак. Үзегезне шушы вакытта булган төсле хис итәчәксез. Уңайлы аяк киеменнән килү сорала», — диде Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры.

Автор — Зилә Мөбәрәкшина;

Чыганак — «Татар-информ», https://tatar-inform.tatar/news/culture/14-12-2020/tinchurin-teatry-tamashachylarga-karaganda-akterlar-k-br-k-bulgan-spektakl-kuya-5792486

Фотограф — Рамил Гали.

Дата: 14 декабрь, 2020.