90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры милли драматургия буенча иҗат лабораториясе эскизлары күрсәтә башлады («Татар-информ», автор — Рузилә Мөхәммәтова)

“Алкыш” Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинар 29 апрельгә кадәр бара.

Тинчурин театрында “Алкыш” иҗат лабораториясе үз эшен Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча ясалган эскиз белән ачты.

Театр дүрт көн дәвамында татар драматургларының биш пьесасы буенча эскизлар күрсәтәчәк. Проектка Мансур Гыйләҗев, Зиннур Хөснияр, Салават Юзеев, Зөлфәт Хәким һәм Ркаил Зәйдулла әсәрләре алынган.

Бүген режиссёр Лилия Әхмәтова “Соңгы мираж” дип аталган романтик кыйссаның бер өлешен күрсәтте. Композитор – Гөлназ Закирова. Сценограф – Илгиз Останин.

Әсәрнең төп геройлары – бурлаклар. Вакыйга 1842 елгы көчле янгыннан соң Казанга товар кайтару белән бәйле.

“Алкыш” – Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинар.

Эскизларга параллель рәвештә театраль журналистлар өчен лекцияләр каралган. Бүген 14.00 сәгатьтә Нияз Игъламов “Спектакльне анализлауга кереш. Рецензия жанрлары” дип аталган лекция укыячак.

Иҗат лабораториясе 29 апрельдә тәмамлана.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова;

Чыганак — «Татар-информ»,  https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-04-2021/tinchurin-teatry-milli-dramaturgiya-buencha-i-at-laboratoriyase-eskizlary-k-rs-t-bashlady-5821177

Дата: 26.04.2021